Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Һәр көн, һәр сәгать кадерле

Узган атнада районыбыз хуҗалыкларында күпьеллык үләннәрдән терлек азыгы әзерләүгә керештеләр. Бу эшкә беренчеләрдән булып Килдебәк, Тимершык, Сатыш бригадаларында старт бирелде.

Районыбызда күпьеллык үләннәр 14000 гектар мәй­данны били. Авыл хуҗалыгы белгечләре үләннәргә күтә­релергә һава торышы уңай килде, бөтен шартлар, дым җитәрлек булды дип бәяли. Бүген күпьеллыклар каротин кебек маллар өчен бик тә кирәкле, файдалы элементларга бай вакытта бөтен көч сыйфатлы терлек азыгы әзерләүгә юнәлтелә. Узган җомгада «Саба» җәмгыятенең Сатыш филиалында узган киңәшмәдә дә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин һәрбер хуҗалыкка үзенең шартларында югары сый­фатлы терлек азыгы әзер­ләү бурычын куйды. «Хуҗалыклар да, хезмәт шартлары да, басулар да, хезмәтчәннәр дә төрле. Әмма технология – бер! Технологияне төгәл үтәп эшләгәндә генә югары сыйфатлы терлек азыгы әзерләүгә ирешеп була. Азыкның сыйфатына хилафлык килергә тиеш түгел», - диде җитәкче. Киңәшмәнең икенче өле­шендә авыл хуҗалыгы белгечләре Сатыш бригадасында азык сак­лау базларының торышы, Мамалайдагы 81 гектарлы басудагы терлек азыгы әзерләүнең барышы белән таныштылар. «Нью Холланд» тракторында Айнур Галиевның урып йөргән чагы иде. Басулар яшел дулкын кебек тибрәлә, чүп үләнен эзләп тә табарлык түгел. Җитәкчеләр биредәге эшне уңай бәяләп, шушы темпта дәвам итү бурычы куйдылар.

Көннең икенче яртысында сенаж салуның барышы белән «Саба» җәмгыятенең Тимершык бригадасында таныштык..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X