Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район башлыгы Лесхоз сайлау участогында тавыш бирде

Бүгеннән Саба районында исәп буенча сигезенче тапкыр Россия Федерациясе Президентын сайлаулар башланды, тавыш бирү 17 мартка кадәр дәвам итәчәк.

 

    Бүгеннән Саба районында  исәп буенча сигезенче тапкыр Россия Федерациясе Президентын сайлаулар башланды, тавыш бирү 17 мартка кадәр дәвам итәчәк. Иртәнге сәгать 8дә торак пунктларда  берьюлы 43 сайлау  участогы  ачылды.  Лесхоз мәдәният  йортында  урнашкан  2476нчы сайлау  участогына беренче булып Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов килде.

“Бездә сайлаулар һәрвакыт закон нигезендә уза. Билгеләнгән  вакыты җиткәч, без ил җитәкчесен  сайларга тиешбез. Бу – беренчедән. Икенчедән,  булганны  югалтмаска,ирешелгәнне сакларга кирәк. Халыкның тормышы һәрвакыт ил җитәкчесеннән тора.  Президентыбыз нинди – дәүләтебез шундый. Ул  өйдәге  әти кебек.  Моңарчы,  аллага  шөкер дип әйтергә кирәк, халыкка барлык  хыяллары тормышка  ашып  барды.  Киләчәктә  дә шулай була күрсен”,– диде Рәис Нургали   улы үзенең гражданлык бурычын  үтәгәннән соң. 

    Саба  урман хуҗалыгы инженеры Дамир Сафин да бюллетеньне беренчеләрдән булып  урнага  салды. “Сайлауларны көтеп  алдык, шуңа да беренче  көнне  үк   килдек.  Инде  дөньялар тыныч булсын,  Сугышлар бетсен.  Алдагы  киләчәккә зур  ышаныч белән  карыйбыз”,– диде ул.

Лесхоз  сайлау  участогына барлыгы 783 тавыш бирүче беркетелгән. Шулар 35ен өенә һәм картлар-инвалидлар  йортына барып  сайлатачаклар. Махсус  бүләкләр 29  яшь  сайлаучыга  әзерләнгән. Участокта иртәнге  сәгать  10га  сайлаучыларның  12 проценты  тавыш бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://vk.com/video-95845720_456240733