Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район энергетикларының былтыргы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды [+фото]

Агымдагы атнадан оешма-предприятиеләрдә хисап җыелышлары башланды.

Район энергетикларының былтыргы эшчәнлегенә  йом­гак  ясауга, 2023  елга бу­рыч­лар билгеләүгә,  коллектив  килешү  кабул итүгә  багышланган җыелышы балалар иҗаты үзәгенең  актлар залында үтте. Район электр  челтәре начальнигы Рөстәм  Якупов чыгышыннан күренгәнчә, планнарга кайбер  үзгәрешләр  кертелүгә карамастан,  коллектив үз бурычын үтәгән. Энергетиклар Саба  һәм Теләче районнарында 44 меңнән  артык  кеше яшәгән 120 торак пунктка электр тогы бирә. Хәзерге  вакытта  челтәргә 16039 йорт (фатир), 853 юридик  абонент  тоташтырылган. Кулланучылар да, тотылган энергия  кү­ләме дә елдан-ел арта, утны  төрле объектив сәбәпләр аркасында аерып тору очраклары кими бара.

“Утны  өзеп торулар – кулланучылар эшчәнлегебезне бәяли торган мөһим  күр­сәткечләрнең берсе. 2022 елда Саба районы буенча шундый 65 очрак булды. Моның  төп сәбәпләре – электр чыбыкларының  өзе­лүе яки  изоляцияләренең тузуы, табигать стихияләре. Кулланучылар зонасында­гы электр линияләрен, җи­һаз­ларын  тикшерүгә дә игъ­ти­барны  арттыру  сорала,  чөн­ки алардагы дефектлар токны өзеп торуларга  ки­терә”, – диде җитәкче.

Шул ук  вакытта энергетик­ларның көчәнеш астында ремонтлау-торгызу эшләрен үткәрү  технологиясен  үзләште­рүләре ток  аерып торуларны нык киметә. 2022 елда  яңа  алым  белән 1228 эш  башкарылган.

Соңгы вакытта энергетик­лар  үзләре дә җитештерүнең нәти­җәлелеген туктаусыз   яхшырту процессына актив  җәлеп ителә. 2022 елда алар тарафыннан 292 кайдзен (соңгы  вакытта популярлашкан бу термин япончадан  “үзгәрү” дигәнне  аңлата) тәкъдим кертелеп, шуның 274е тормышка  ашырылган. Челтәр персоналы 4 рациоанализаторлык тәкъдиме белән чыккан.

Оешмада  хезмәтне  саклауга юнәлдерелгән  чаралар,  хез­мәт  килешүендә  каралган шартлар уңышлы  үтәлә. Персоналны җәйге һәм кышкы махсус киемнәр белән тәэмин итүгә 1,468 миллион  сум акча тотылган. Җыелышта Алабуга электр  челтәре филиалы директоры урынбасары Илшат Зиннәтуллин катнашып, хезмәтне саклау, эшчеләрнең  ялын оештыру мәсьәләләренә тукталды.  2022 елдагы эшчән­лекләрен   бәяләп, район  баш­лыгы Рәис Миңнеханов та энергетикларга үзенең теләк-тәкъдимнәрен белдерде.  “Тех­ника  куркынычсызлыгы ка­гый­дәләренең  үтәлешен   күз­дә то­тып, трансформатор  пункт­ларын тәртипкә  салып   бе­те­рергә, линия  астындагы  агачлар буенча  инвентарьлаштыру үткәрергә кирәк. Районда  федераль һәм республика программалары дәвам итә.  Район  үзәгендәге линияләрне үзгәртү эше дә  күпмедер  планга  керде. Бурычларны  үтәү  сезнең  про­фессиональлектән тора.  Спорт-мәдәни чараларында  актив  катнашасыз. Анысы  өчен  дә  сезгә зур рәхмәт. Алга таба да шулай нәтиҗәле һәм тату  эш­ләргә   язсын”,– диде Рәис Нур­гали  улы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев