Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район мәдәният хезмәткәрләренең методик семинары узды

Мәдәният учакларында эш гөрли

 Саба район үзәк китапханәсендә Саба район мәдәният бүлегенең методик семинары булып узды. Семинар 1918 нче елда Сабада китапханә ачылу күренеше белән башланып китте.Килгән кунаклар реконструкциядән соң ачылган,  заманлаштырылган китапханәгә экскурсия ясадылар.

Чараның икенче өлеше "Җаннарга уелган, сагышка төрелгән, Бу бөек Тукайның язмышы..." дип исемләнгән әдәби чара белән дәвам итте. "Мин кулыма китап алам" интеллектуаль уенында 6 төркемгә бүленеп Габдулла Тукайның иҗаты, тормыш юлын искә төшереп, истәлекләр яңартылды. Семинарны йомгаклап мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин  сүз алды.Чара татар халкының гимны булган "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
 Чарага үз көчен керткән мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Фидаил улына,  үзәкләштерелгән музейлар системасы директоры Рафаэль Раиф улына, мәдәният йорты хезмәткәре Айнур Гараевка тирән хөрмәт хисләребезне җиткерәбез.

Рәзинә Дәминова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев