Район хуҗалыкларында 51мең тоннадан артык сенаж салынган
Июнь терлекләргә кышка азык әзерләү – хәлиткеч ай. Хәзерге вакытта хуҗалыкларда күпьеллыкларны чабуны төгәлләп киләләр.Эш темпы “Сатыш” бүлекчәсенең Кибәче бригадасында да югары.
Төбәк фермасы янындагы траншеяның берсе инде яшел масса белән тулып килә.
“Калганнары әле былтыргысыннан бушап та өлгермәгән. “Күп түгел, ашата башласаң, 3-4 айга гына җитә ул. Бушаган траншеяны яңасы белән бүген тутырып бетерергә иде. Аннары өстен капларга кирәк. Барысы 3,5 мең тонна керә. Эшкә 16 июньдә керештек. Яңгыр сәбәпле, ике көн басуга керә алмадык. Төп игътибар сыйфатка бирелә. Анысы массаның дымлылыгына, дөрес тыгызлануына да бәйле. Траншеядә “ДжонДир”да Рөстәм Гатиятуллин таптый, аңа “ДТ-75” белән Фәһим Гайнанов, “Т-150” төягечендә Илнар Гайнетдинов булыша. “Яшел массаны барысы 320 гектар тәшкил иткән люцерна мәйданнарыннан “КамАЗ”ларда Илгизәр Сабиров, Ленар Баһманов, Радик Шәрипов, Илсур Миңнемуллин ташый. Башта “Ягуар” комбайнында “Саба” җәмгыяте механизаторы Закәрия Хуҗин эшләде. Хәзер аны “Сатыш” бүлекчәсеннән Хәлил Имамиев алыштырды”,– дип сөйләде Төбәк сөтчелек комплексы мөдире Илгиз Ибәтов.
Торакларда 1870 баш мөгезле эре терлек бар. Алар өчен кышкы чорга сенаж – 10 мең, силос 12 мең тонна кирәк булачак. Хәзергә 3 мең тонна сенаж әзерләнгән. Азык запасын 40 гектарда чабылган печән тулыландырачак. Берьеллыкларның мәйданы 340 гектар тәшкил итә. Анысы да сенажга салу өчен. Силоска 470 гектарда кукуруз үсеп килә.
Җәйге каникулда Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары Әнвәр Ибраһимов, Рәнис Мөбарәкҗанов, Данир Сәгыйтов, Ислам Нигъмәтҗанов, Раил Фәсхетдинов та хуҗалыкка вакытлыча эшкә урнашканнар. Алар торак тирәсен тәртипкә китерә, триммерлар белән чүп үләннәрен чаба һәм траншеяларга кайткан сенаж исәбен алып бара. Көнгә ничә рейс сенаж кайтканын алардан белдек. Яшел масса чыгышы теземнәрнең калынлыгына карый. “КамАЗ” әрҗәсе тиз дә, озак та туларга мөмкин. Әйтик, былтыр гына чәчелгән люцерна басуында теземнәр юкарак иде. Үлән куе икән, көнгә 40-50 гектарда җыеп төйисең, юка булса, җитештерүчәнлек 80 гектарга да җитә. Түләү яшел масса чыгышына карый”, – дип аңлатты 15 ел үзтөягечтә эшләүче Хәлил Имамиев.
Кырда һәр минут кадерле булса да, ашау эш калдырмый. Фидалия Фәйзетдинова бүлеп биргән кайнар ризыклар белән сыйланганнан соң, игенчеләр кабат техника янына ашыктылар.
“Әбдегә кадәр барабыз, көнгә 40лап кеше ашатабыз. Ашханә эшчеләре Дания Гайнанова белән Рәсимә Хәлиуллинаны да яз. Алар пешергән ризыкларны яратып ашыйлар”, – диде машинасында аш-су йөртүче Исмәгыйль Шәрифуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев