Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районда барлык мәйданнарның 59 процентында бөртеклеләр җыйнап алынган

Уракта “Мөхәммәтшин” фермер хуҗалыгы алда бара (84%). Уңыш күрсәткечләре буенча да Икшермә игенчеләре беренчелекне бирми.

Авыл хуҗалыгы  һәм  азык-төлек  идарәсеннән алынган  оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, 24  августка районда барлык мәйданнарның 59 процентында бөртеклеләр җыйнап алынган. Уракта “Мөхәммәтшин”  фермер хуҗалыгы  алда бара (84%). Уңыш  күрсәткечләре буенча да Икшермә игенчеләре беренчелекне бирми. Хуҗалыкта һәр гектардан уртача 53,9 центнер ашлык алына. “Нырты” предприятиесендә дә һәр гектардан 43,2шәр  центнер уңыш җыйнаган игенчеләрнең  тагын 70 гектар борчак, 150 гектар бодай сугасылары калды. Хәзерге  вакытта район кырларында 65  комбайн эшли һәм  көнгә 1056 гектарда игеннәр суктырып  алына. Иң  югары  җитештерүчәнлек “Урта Саба”  бригадасында (130га.).

Район  буенча уңыш һәр гектардан  уртача 37,1 центнер тәшкил итә. Өч  хуҗалыкта – “Шытсу” авыл хуҗалыгы предприятиесендә, “Симет” җәмгыятендә, “Тимершык”  бригадасында әлегә уңыш күрсәткече 30 центнерга тулмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев