Районда терлекчелек тармагының 9 айлык эш нәтиҗәләренә йомгак ясадылар
Киңәшмә Юлбат мәдәният йортында үтте
Өченчекөн район терлекчелек тармагының 9 айлык эш нәтиҗәләренә йомгак ясадылар.
Хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре катнашындагы эшлекле сөйләшүне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин алып барды. Җитештерү бүлеге консультанты Илшат Нурмиев чыгышларында әйтелгәнчә, 1 октябрьгә район буенча 900340 центнер сөт җитештерелгән. Бу былтыргының шушы чоры күрсәткеченнән 8 процентка күбрәк. “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында үсеш тагын да югарырак – 25, “Нырты”да – 20, “Мичән” бүлекчәсендә һәм ПМК җәмгыятендә 17 процент тәшкил итә. Төп күрсәткеч, әлбәттә, продуктлылык. Район буенча алганда, 9 айда бер сыер уртача 7121 килограмм сөт биргән. Шул ук вакытта ПМК җәмгыятендә бу күрсәткеч – 10053, “Мөхәммәтшин”да – 7999, “Нырты”да – 7828, ”Игенче”дә 7808 килограммга җиткән.
“Сүз дә юк, сөт җитештерү дә үз урынында булырга тиеш. Инде мәсьәләнең икенче ягыннан карыйк. “Симет” җәмгыяте бер сыерга сөт савуда хәзерге көндә иң арттагы урында. Шул ук вакытта рентабельлелекне начар дип булмый. Хуҗалык сөтчелек тармагында акча керемен тәэмин итеп, бөтен кирәкле эшләрне үз көчләре белән башкарып, киләсе ел уңышы өчен ашлама туплый. Үз акчалары белән. Шул ук вакытта күбрәк сөт сауган кайсыдыр ки хуҗалыкларның кыр эшләре вакытында алган төрле ресурсларга – агулы химикатмы анда, ашламамы – түләргә акчалары юк. Аерым хуҗалыкларның ул акчаларны кайчан түләп бетерергә мөмкинлеге буладыр. Мәсьәләнең икенче ягы шул. Акча кереме хуҗалыкның яшәеше дә, эш башкару мөмкинлеге дә. Җитештерүне һәм керемне арттыру турында параллель кайгыртырга кирәк”, – диде идарә начальнигы.
Сөйләшү сыйфат мәсьәләсенә мөнәсәбәтле дәвам итте. Күпчелек хуҗалыклар сөтне 100 процент югары сорт белән сата. Породукциянең зур өлеше Казан комбинатларына тапшырыла. Саба май заводы да 3 октябрьдән литрына 40,18 сум (НДС белән 44,20 сум) түли башлаган. Гафур Хәсәншин югары сыйфатлы сөтне 48-50 сумга сату мөмкинлеге турында да искәртте. Россиянең кайбер төбәкләрендә корылык көчле булу сәбәпле, җитәрлек терлек азыгы әзерли алмаганнар. Шуңа күрә кечерәк хуҗалыклар мал санын киметә. Димәк, сөткә сорау, бәясе дә арта. Шуннан файдаланып калырга кирәк, гел алай булмаячак. Трейдерлардан китү яки аларга сөт сатуны аз күләмдә калдыру зарурлыгына басым ясалды.
Киңәшмәдә көтү яңарту мәсьәләсенә дә объектив якын килү кирәклеге әйтелде. Слайдлардан күренгәнчә, 100 сыерга 40-50 тана керткән хуҗалыклар бар. Ләкин көтүне шулай яңартып та, җитештерүдә бурыч итеп куелган 5 процент үсешкә ирешмәгәч, хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләрендә, шактый гына чыгымнар тотып, нәрсә эшләп бетермәдек, дигән сорау туарга тиеш. Сөйләшү барышында бу мәсьәлә җитди ассызыкланды.
Аннары киңәшмә үткәрү урыны – “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесе белгечләренә сүз бирелде. "Юлбат" бригадасында 9 айда сөт җитештереп сату 103 процентка үтәлеп, 105,420 миллион сумлык продукция сатылды, Һәр литрына 35,04 сум түләнде. Узган елның шул чорыннан бәя 8 сум 54 тиенгә һәм акча кереме 27,964 миллион сумга артып, 136 процент тәшкил итә. Сөтнең һәр литрын 27,76 сумга җитештердек. Тотылган чыгымнарның 54 процентын азык бәясе, 20 процентын хезмәткә түләү алып тора. Сатылган сөтнең чыгымы 83,502 миллион сумга төште. Сөт сатудан 21,918 миллион мең сумлык файда килде, рентабельлелек 26 процент тәшкил итә”, – дип сөйләде игътисадчы Фәйрүзә Фәтхриева. Баш зоотехник Энҗе Хаҗиева фермалар эшчәнлеге белән таныштырды.
Киңәшмәнең семинар өлешендә “Саба” җәмгыяте ветеринария табибы Айрат Шакиров хуҗалыкларда салынган силосның крахмал күрсәткечләрен тикшерү нәтиҗәләре, Саба азык үзәгендә әзерләнә торган катнаш азыкка махсус өстәмәләр кушу тәртипләре, рацион төрләре турында сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев