Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Райондашларыбызга Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Җирле үзидарә органнары эш­чәнлегенең нәтиҗәлелеген үс­те­рүдәге, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдәге уңыш­лары һәм күпьеллык нә­ти­җәле хезмәте өчен Саба муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге баш белгече Лилия Раиф кызы Якубова Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Күпь­ел­лык нәтиҗәле хезмәте һәм агросәнәгать комплексы хез­мәтчәннәренең социаль-хезмәт хокукларын һәм ихтыяҗларын яклау буенча профсоюз оешмасында актив эшчәнлеге өчен Россия Федерциясе агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре проф­­союзының Саба район оешмасы рәисе Гөлназ Равил кызы Нигамәтҗанова: күпьеллык нә­тиҗәле хезмәте һәм районда физик культураны һәм спортны үстерүгә керткән өлеше өчен «Нарат «Спорт комплексы» директоры Рөстәм Борис улы Насыйров;  торак-коммуналь хуҗалыгы тармагында күпь­еллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Торак милекчеләре шир­кәтләренә хезмәт күрсәтү үзәге"  инженеры Владимир Федорович Николаев; мәгариф системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм укыту-тәрбия эш­чәнлегендәге уңышлары өчен Килдебәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Рушания Бакый кызы Садриева Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Бухгалтерлык исәбе һәм хисаплылык өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Финанс-бюджет палатасы каршындагы Үзәкләштерелгән бух­гал­терия бүлеге начальнигы Гү­зәл Шөгаеп кызы  Нуруллина; җирле үзидарә органнарының бухгалтерлык исәбе һәм хисаплылыгы өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен, Финанс-бюджет палатасы каршындагы Үзәк­ләштерелгән бух­галтерия бүлеге башлыгы Ин­зил Илгиз улы Мостафин; Финанс-бюджет палатасының  бюджет бүлеге әй­дәп баручы белгече Гөлүсә Ил­дар кызы Шәрипова; җирле үзидарәнең финанс органнарындагы намуслы хезмәтләре өчен финанс-бюджет палатасы каршындагы үзәкләштерелгән бухгалтериянең әйдәп баручы бух­галтерлары Айсинә Айрат кы­зы Булатова; Азат Сәүбән улы Фәйзетдинов Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм урман сәнәгате комплексын үстерүгә керткән зур өлеше өчен «Укыту-тәҗрибә Саба урман хуҗалыгы» учреждениесе директоры Хаҗи Ибраһим улы Фәйзрахманов Саба муниципаль районының Алтын билгесе белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев