Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Райондашыбыз озак вакыт алимент түләмәгән: ике баласына бурычының гомуми күләме 879 мең сумнан арткан

Район прокуратурасы район авыл­ларының берсендә яшәүче Зариповка карата кузгатылган эш буенча судта дәүләт гаепләүчесе сыйфатында катнашты.

Суд рәсми эш  урыны булмаган 35 яшьлек ирне РФ Җинаять кодексының 157нче  статьясы 1нче бү­легендә каралган җинаять кылуда (балаларын тәрбияләү өчен акча түләмәү) гаепле дип тапты.

Тикшерү  материалларыннан   кү­рен­гәнчә, ул  2013 елның  маеннан  башлап, 7  яшьлек  улына һәм 4  яшьлек  кызына  ай саен,  алар балигъ булганчы, хезмәт хакының яки  башка  кеременең билгеле бер  өлешен  түләп барырга тиеш була. Ләкин алимент түләнми. Шуннан соң ул 2022  елда  җәмәгать  судьясы карары нигезендә 45  сәгатьлек  мәҗбүри эшкә тартыла.  Зариповның 2022 елның 1 августыннан 2023 елның  25 гыйнварына кадәрге  чорда  түлисе алименты 108250 сумга җитә, ике баласына бурычының гомуми күләме исә 879 мең сумнан арта. Зарипов үз гаебен таный, үкенүен белдерә. Судка эшне үзенең катнашыннан башка гына  карауларын  сорап  гариза   яза. Хезмәткә  сәләтле. Суд аңа хезмәт хакының 5 процентын дәүләт файдасына тотып калу белән 6 айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде. Карар үз көченә керде.

Энҗе Фәйзетдинова,

район прокуроры  ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев