Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районыбызда Укытучы һәм остаз елы уңаеннан уздырылган бәйрәм чарасында балалар бакчалары мөдирләрен хөрмәтләделәр

Хәзерге көндә районда 45 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшли. Аларда 1864 бала тәрбия һәм белем ала. Чарада балалар бакчаларының үсеш һәм камилләшү елларында хезмәт куйган ветераннарны хөрмәтләделәр.

Район мәгариф идарәсе башлыгы Илфат Шакиров билгеләп үтүенчә, 30ар ел мөдир булып эшләгән ветераннар бар. “Билгеле, һәрбер заманның үз авырлыгы, үз җиңеллеге. Уңайлыклары булмаган заманда да матур гына эшләдегез. Хәзер дә мөдирләрнең эше кимеде дип әйтеп булмый. Һәр заманның үз таләбе. Башка елларда һәрбер бакчадан бер яки ике генә кеше килә, ә калганнар читтә кала иде. Быел мөгаллимнәр елы дип тә игълан ителгәч, кече тәрбиячеләрне дә чакырырга булдык. Барлык коллективка да зур рәхмәт әйтәсе килә. Исән-сау булып, алга таба да матур итеп аралашып яшик”, – диде ул үз чыгышында.

Лилия ханым Сәхипова Олы Шыңар балалар бакчасында 38 ел балалар бакчасы мөдире булып эшләгән. “Арча педагогия училищесын тәмамлап, 1984 елда эшкә килдем. Ул вакытта бер төркемле кечкенә балалар бакчасына 20 бала йөри иде. Хезмәтне кул белән башкара идек. Мичкә ягып, суны чишмәдән ташый торган заманнар... Авыр хезмәтләр яшьлек белән бик күңелле булып истә калган. Олы кызым минем юлдан атлый. Ул Сабаның “Балачак” балалар бакчасында рус телчесе булып эшли”, – дип сөйләде узган ел лаеклы ялга чыккан Лилия ханым.

Гөлсинә ханым Мөбарәкова 1993 елдан бирле Яңа Мичән “Каенкай” балалар бакчасында кече тәрбияче вазыйфасын башкара. “Хезмәтемне бик яратам. Коллектив белән бик тату эшлибез. Мин үзем  тәртип яратам. Шуңа күрә балаларны да акыллы, чиста булырга өйрәтәм. Кече тәрбияче булуыма да 30 ел үтеп киткән. Мин эшкә килгәндә 28 бала бар иде. Хәзер бакчага 10 бала йөри”, – диде Гөлсинә ханым.

Көн саен баланы каршы алырга, аларга күңел җылысын бирергә, тәрбия нигезен салырга кирәк. Санап үтелгәннәрне хезмәтенә чынлап торып гашыйк булучы гына башкара аладыр. 25 елдан артык җаваплы вазыйфада эшләгән кече тәрбиячеләрне билгеләп үттеләр һәм Мактау грамоталары тапшырдылар. Ел саен районда балалар бакчасы янындагы “Иң продуктив участок” конкурсы үткәрелә. Җиңүчеләрне һәм иң мул уңыш алган балалар бакчалары җитәкчеләрен дә сәхнә түренә чакырдылар. Олы Шыңар “Әллүки” 3 урында, 2 баскычта Саба районы “Әллүки” балалар бакчасы урнашты.  Саба районы “Шатлык” балалар бакчасы 1 урынны яулады. “Иң яхшы уку – тәҗрибә участогы” номинациясендә әзерлек күрсәткән балалар бакчасы җитәкчеләрен дә сәхнәгә дәштеләр. Шәмәрдән “Теремок” һәм Сабаның “Шоколад” балалар бакчаларына 3 урын би­релде. Сабаның “Кыңгырау” һәм Шәмәрдәннең “Әкият” балалар бакчалары 2 нәтиҗәгә ирештеләр. Тимершыкның “Кояшкай” ба­лалар бакчасы 1 урынга лаек булды. Ахырдан “Бәләкәч” балалар бакчасы тарафыннан “Әниләр һәм бәбиләр” спектакле сәхнәләштерелде. Бик эчтәлекле һәм мәгънәле спектакль бәйрәм кунакларының күңеленә үтеп керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев