Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район хуҗалыкларында үтә торган хисап җыелышларының чираттагысы "Туган як" жәмгыятендә булды

“Туган як”та узган сөйләшүдә финанс керемнәрен арттыру турында сүз барды.

undefined

Башкарылган эшләргә йомгак ясалды, резервлар барланды һәм 2021 елга бурычлар куелды. “Авыл хуҗалыгында эшләр техниканың төзек булуына, механизаторларның хезмәткә карашына бәйле. Шуңа күрә аларның җитеш­терүчәнлеген күтәрү өчен тырышабыз,– диде беренче булып сүз алган инженер Рифкать Гарипов. Чыгышында әйтелгәнчә, хуҗалыкта тәҗрибәле өлкән абыйлардан торган ремонт бригадасы бар. Алар кулыннан узган тагылма агрегатлар язгы чәчүдә тоткарсыз эшли, ватылмый. “Нәкыйп, Фаил, Айтуган, Мәсгуть абыйларның кулы тигән техникадан зарланган юк”,– диде белгеч. Хуҗалыкта трактор-машиналарны төзек тоту өчен 2,975 миллион сум запас частьлар алынган. Барысы 27 берәмлек техника 5939 көн эштә катнашкан, 7151норма-смена эш башкарылган. Рәзиф Зарипов, Айдар Гарипов, Рамил Кадыйров, Рамил Зиннәтов, Айнур Тимергалиев ел әйләнәсе диярлек (355-332 көн) эштә булганнар. Уртак тырышлык белән ындыр табагына 56108 центнер (130%) ашлык кайткан, гектар уңышы 26,5 центнер булган. Иң мөһиме, бәхетсезлек очраклары килеп чыкмаган. Моңа хуҗалык эшчәнлеген анализлаган җитәкче Илфат Мөхәммәтов та басым ясады, 2021 елда имгәнүләрсез эшләргә язсын дигән теләк белдерде.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев