Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

РАЙОН ҮСЕШЕНӘ ҮЗ ИДЕЯЛӘРЕ БАР

Киләчәк хәзергә мәк­тәп­ләрдә белем алучы балаларга кала. Үсеп җит­кәч, актив гражданлык позициясендә булсын­нар өчен аларны җәм­гыять тормышына яшь­тән әзерләргә кирәк. Шул максаттан “Татарс­тан республика балалар оешмалары советы» иҗтимагый төбәк оешмасы тәкъдиме белән районнарда яшь гражданнар форумы уздырыла. Әлеге чарадан Саба яшьләре дә читтә калмады. Балалар иҗат үзәгендә үт­кәрелгән форумга 12 дән 18 яшькәчә булган иҗтимагый балалар оешмасы активистлары һәм лидерлары килде.

Форум булгач, төрле караштагы кешеләр нинди дә булса проблеманы хәл итәргә  җыелган мәйданчык   инде ул. Районның  яшь гражданнары да шушы мөһим эшкә  алынды. “Форумны  ачык дип бел­дерәм. Сездән район­ның социаль-иҗтимагый үсешенә кагылышлы  кыю  фикерләр, ма­тур идеяләр  көтеп ка­лабыз. Җәмәгать оешма­лары эш­­­­чәнлегендә катна­шу­дан тупланган    тәҗри­бә­ләрегезнең киләчәк тормышыгызда, һичшиксез, кирәге чыгачак,– диде аларга яшьләр  эшләре  һәм  спорт  бүлеге  җи­тәкчесе Ирек  Гарипов. Яшьләребез Сабаны ничек күрергә тели, аларга нәрсә җитми һәм биредә нәрсәне үзгәртер иде?  Форумда катнашучылар  шушы сорауларга җа­­вап эзләде.  Аларга  “Та­­тарстан республика балалар оешмалары советы» иҗтимагый тө­бәк оешмасы моде­раторлары  булышты.  Бер сәгать дигәндә ба­ла­­лар­ның мә­дәният, яш­­­үсмерләрнең иҗади үсе­ше, сәламәт яшәү рә­веше,  спорт  һәм туризм  проблемалары  турын­да  фикер  алышуы, эш­мә­кәрлектә беренче адым­­нар,  укучыларның мас­­сакүләм мәгълүмат ча­ралары, экологик, пат­риотик тәрбия, яшьләрне хокукый һәм социаль яклау, волонтерлык эш­чәнлеге,  мәгариф  һәм фән турында сөйләшүе тәмамланды. “Бирегә Са­­ба районының килә­чәк­ тарихын язачак яшь­­­­­ләр җыелган. Пре­зен­­­тацияләргә ка­рап,­ бу уңайдан тәкъ­­­дим­нә­регезнең  әһә­ми­ят­ле икән­­легенә тө­ше­нәбез. Сез биргән  идея­ләр әле  ул эшнең яртысы гына. Ә менә  аларны тормышка ашырырга  алыну, моның өчен   җаваплылык  тою – икенче  мәсьәлә. Сез  моңа  әзер дип  уйлыйм”, – диде республика балалар оешмасы  советы аппараты  җитәкчесе  Марина Токинова...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев