Саба таңнары

Бу көннәрдә Саба җире өчен шатлыклы вакыйга булды: район тарихында беренче тапкыр сыерлардан тәүлегенә 300 тоннадан артык сөт савып алынды

Бу көннәрдә Саба җире өчен шатлыклы вакыйга булды: район тарихында беренче тапкыр сыерлардан тәүлегенә 300 тоннадан артык сөт савып алынды. Рекордлы күрсәткечкә 12 майда ирешелде. Бер сыерга исәпләгәндә уртача 28,6 килограмм туры килә. Шушы уңайдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм район хезмәтчәннәре исеменә котлау телеграммасы юллады.

«Сезне һәм барлык сабалыларны яңа хезмәт җиңүе уңаеннан зур шатлык һәм рәхмәт белән сәламлим - сез тәүлегенә 300 тонна тулаем сөт саву чиген уздыгыз. Бу –  районда яшәүче һәр кешенең көндәлек тырыш хезмәтенең, уртак зур максатка ирешүдә бердәм булып һәм килешеп эшләвенең, туган республикабызны үстерүгә үз өлешен кертергә омтылуның лаеклы нәтиҗәсе.

Агросәнәгать комплексының азык-төлек иминлеген тәэмин итү һәм җитештерү потенциалын арттыру мәсьәләләре безнең республика өчен дә, бөтен ил өчен дә бик мөһим чорда сезнең казаныш бүгенге көндә аеруча әһәмиятле.

«ПМК» ҖЧҖ (җитәкчесе Маковеев Константин Владимирович), «Саба» ҖЧҖ (җитәкчесе Дәүлиев Зиннур Дәүләтнур улы), «Игенче» ҖЧҖ (җитәкчесе Зарипов Алмаз Зөфәр улы), «Юлбат» авыл хуҗалыгы предприятиесе ҖЧҖ (җитәкчесе Садыйков Айнур Рафаил улы) сөт терлекчелеген үстерүгә аеруча зур өлеш кертүләрен билгеләп, Саба муниципаль районының барлык хезмәтчәннәренә туган җиргә тугрылык һәм көнләшерлек хезмәт сөючәнлек, максатчан һәм эчтәлекле хезмәт үрнәге өчен рәхмәт белдерәм.

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек һәм бәхет, юмарт Саба җиренең һәм яраткан Татарстаныбызның муллыгы өчен яңа үрләр яулавыгызны телим. Зур рәхмәт сезгә, кадерле якташлар! Алга таба да республикабыз һәм бөтен илебез өчен әһәмиятле булган олы хезмәтегездә яңадан-яңа уңышлар, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт, исәнлек-саулык, иминлек телим сезгә”, –  диелә телеграммада.

Марат Җаббаров,  ТР Премьер министры  урынбасары, авыл  хуҗалыгы һәм  азык-төлек министры.

Хөрмәтле Саба  районы  хезмәт­чәннәре! Сезнең казанышыгыз  Татарстан  Республикасында   сөт терлекчелеген үстерүдә  яңа перспективалар  ача. Районда көн саен “ПМК” җәмгыяте   84 тоннадан артык, “Саба” җәмгыяте – 54,9,  “Игенче” хуҗалыгы – 34, “Юлбат”  авыл хуҗалыгы  предприятиесе 30 тоннадан артык сөт җитештерә. “Мөхәммәтшин”  крестьян-фермер хуҗалыгы,  “Юлбат”, “Нырты”  авыл хуҗалыгы  предприятиеләре, “Курсабаш”, Симет” җәмгыятьләре  дә савым сыерларының югары продуктлылыгын тәэмин итә. Югары нәтиҗә  –  бер  көндә генә яуланган  үр түгел.  Сезнең  җитәкчелектә терлекчелек комплексларының, товар­лыклы-сөтчелек  фермаларының район­ның башка хезмәтләре белән  берлектә  нәтиҗәле  эшчәнлеге югары генетик  потенциаллы   савым  сыерлар  көтүе формалаштыру, торакларны капиталь төзекләндерүне оештыру,  яңа  эш урыннары булдыру мөмкинлеге бирде. Районның  уңышы республиканың барлык  авыл  хуҗалыгы  өчен матур үрнәк.  Хөрмәтле Рәис  Нургалиевич,  Саба  муниципаль районы  хезмәтчәннәре! Күпьеллык нәтиҗәле  хезмәте, азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә, агросәнәгать  комплексын  үстерүгә  керткән өлешегез  өчен  ихлас  рәхмәт  сүзләребезне  кабул итегез. Сезгә нык  сәламәтлек,  яңа  хезмәт  үрләре телибез.

Рәис Миңнеханов, Саба  муниципаль районы башлыгы:

 “Бу – безнең республика икътисады өчен мөһим нәтиҗә, сөтчелек тармагын үстерүгә кертелгән зур өлеш, шулай ук  алга бару өчен зур этәргеч тә. Сөтчелек тармагында эшләүчеләр, сезнең тырыш, бердәм хезмәтегез бик зур ихтирамга лаек һәм мин барлык терлекчеләргә һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә,  район хуҗалыклары җитәкче­ләренә һәм башка белгечләргә уртак зур максатка ирешүдә шәхсән катнашулары, максатчан һәм системалы хезмәтләре өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. Авыл җирендә эш беркайчан да җиңел булмады, әмма сезнең хезмәтегезне яратып, технологик процессларны  даими  рәвештә  камилләштереп ирешкән уңышларыгыз районыбызны республикада алдынгы итә. Яуланган үрләр сабалылар өчен чик түгел. Тармакка инвестицияләр  кертүне дәвам итеп, сөт  комплексларын  яңартып, хуҗалыкларда   алдагы  елларда сөт җитештерүне  – 400, хәтта  500 тоннага  кадәр  арттыру мөмкинлегебез бар. Болар –  киләчәк перспективада ирешәсе  реаль күрсәткечләр. Билгеләнгән  максатка  ирешүдә район терлекчеләренә эшләрендә уңышлар, алга таба да яңадан-яңа казанышлар телим”.

Гафур  Хәсәншин, район авыл  хуҗалыгы һәм  азык-төлек  идарәсе начальнигы:

 “Планлаштырылган,  алга  куелган  максатлардан  чыгып караганда,  бу  саннарга  иртәрәк тә  ирешә  алдык. Ни өчен  дигәндә, районда  төзелгән  җаваплылыгы  чикләнгән “ПМК” җәмгыятенең комплексы  тулы   куәтенә  эшли  башлады. Билгеләнгән үрләрне  яулауда Хөкүмәтебезнең  ярдәме дә зур булуын әйтергә кирәк.  Оешмада мал санын арттыру, терлек азыгы сатып  алу, механикалаштыру, техник җиһазланыш, төзелешләр буенча да барлык программаларга кереп, нигезләнеп эшли  алдылар.  Шул сәбәпле  комплексның икенче  чиратын тиз  арада  эшләп чыгу  мөмкинлеге туды. Һәм  алар маллар  сатып  алып,  урнаштырып, тиешле  технология  нигезендә җитештерүчән хезмәтне оештыра алдылар. Нәтиҗәдә район тарихында беренче мәртәбә 300 тонна чиген  уздык. Шулай  ук районның  башка  хуҗалыклары  терлекчеләре, белгечләр-җитәкчеләре дә техно­логияләрне, хезмәткә  карашны тагын да яхшыртып,   шушы  максаттан  чыгып  эшлиләр.  Җитештерүне ел дәвамында  5-10 процентка, аннан да югарыракка артыруны тәэмин иттеләр.  Ни өчен  дигәндә,   төп  акча  кереме сөт  сату исәбенә  килеп  чыга. Сөт бәяләре үткән  елда  чагыштырмача югары  булды, ит хакы да  арту  ягында.  Шул сәбәпле  хуҗалыкларның  финанс хәлен   яхшырту мөмкинлеге туды. Күпмедер бәяләр  арткан шартларда да,  корылыклы елда да, терлек  азыгын  сатып алу исәбенә  булса  да, тармакта бөтен төр продуктларны,  терлекләрнең  баш  санын тотрыклы  арттыру динамикасы  сакланды. Көтүлекләрне  яңарту, малларның продуктлылыгын  арттыру исәбенә шушы  күрсәткечкә ирешә алдык. Болар барысы да  фидакарь хезмәт, эзлекле рәвештә  яңалыкларны кулланышка кертү нәтиҗәсе”.    

 

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: