Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Рәхимә Вәлиуллина белән “Дуслык күпере" дип исемләнгән кичә-очрашу

22 декабрь көнне Юлбат мәдәният йорты, Тенеки авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре күп кенә китаплар авторы Рәхимә Вәлиуллина белән “Дуслык күпере" дип исемләнгән кичә-очрашу үткәрделәр. Очрашуга «Зөбәрҗәт» һәм « Ак калфак» клублары әгъзалары җыелды. Китапханәче кунакларны язучының тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге белән таныштырды, кунаклар игътибарына Рәхимә Вәлиуллинаның китаплары күргәзмәсе белән таныштырды.

Автор үзенең "Элвин Грей Самый шулай" , "Рәйсәнә" китаплары һәм башкорт халкының йолалары, киемнәре белән таныштырды. Безнең әңгәмә катнашучылары башкаруында татар җырлары һәм Рәхимә Вәлиуллина башкаруында башкорт биюләре белән үрелеп барды. Кунаклар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм тулы җаваплар алдылар. Кичә җылы дустанә атмосферада үтте. Рәхимә апа очрашуга буш кул белән килмәгән, авыл китапханәсенә һәм тамашачыларга китаплар бүләк итте.

"Элвин Грей. Самый шулай” балалар тәрбияләүдә зур роль уйнар, чөнки Радик тормышта югалып калмыйча, авырлыклар аша үз максатына ирешә алган. Яшь булуга карамастан, карьерасында билгеле бер биеклекләргә ирешә алды. Аның максатка ирешү юлы бик күп укучыларга үрнәк, хәтта ярдәмлек булыр дип уйлыйм”- сөйли Рәхимә ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев