Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үрнәк ата, маяк, нур иде

Туксан еллык тарихлы район газетасы редакциясендә эшләгән журналистларны еш хәтердә яңартабыз. Бу урында язучылар Мәгъсум Хуҗин, Фәүзия Бәйрәмованы телгә алу да җитә. Исемлекне 1966-1973 елларда хатлар бүлеге мөдире булып эшләгән Рәфыйкъ абый Шәрифуллин да тулыландыра.

Узган атнада Югары Шытсу мәдәният йортында хезмәттәшебезне искә алу кичәсе узды.  Рәфыйкъ  абыйның тормыш юлы белән тамаша залында  ук танышырга мөмкин иде. Авыруын  җиңеп  яшәсә, быел 7 мартта үзенә 87 яшь туласы булган. Ә нигә тулмаска ди! Кичәне  алып баручы  Әлфия  Мөбарәкова сәхнәгә  чакырган авылдашлары арасында  Рәфыйкъ абыйның  яшьтәше дә бар  иде бит. “Без  аның белән бер елгылар 6 малай  идек. Инде  икәү калдык. Габдерәфыйкъ  гомеренең   соңгы  көненәчә матур тормыш юлы    узды.   Җырлары, гармуннары, шигырьләре белән районда күренекле   урыннарда  торды. Аны соңгы  юлга озатучы да  үзем   булдым. Инде сүзне озынга  сузмыйм. Урыны җәннәттә булсын”,– дип сүзен бисмилласын әйтеп дога  уку белән  төгәлләде  авыл мулласы Сабирҗан  абый. Шулай ук Рәфыйкъ абый белән “Мишә дулкыннары” әдәби берләшмәсе утырышларында, эштә аралашкан Илдар  Яхин, Гүзәлия Ганиева, Рәсимә Минһажева, Розалия  Мөхәммәдиева да  бик матур истәлекләрен уртаклаштылар. Авылдашларының  сөйләп сүзләре бетмәде.  “Рәфыйкъ абый белән   күршеләр булып  яшәдек.  Нинди авырлык  килсә дә, аннан  ярдәм-киңәш  сорап  керә  идем. Армиядә хезмәт иткәндә язган шигыремне  “Җиңү байрагы”на бастырып  чыгаручы  ул булды. Нинди бәйрәм  булса да, сәхнәдә  җырлады. Менә шуларның  берсен башкарып та  китәм”,– дип  Гайфулла  Мусин кулына микрофон да  алды.

 Рәфыйкъ абый үзенең күңел сер­лә­рен авылдашы Кәримулла Идиятуллинга да ачкан. Шигырьләрен матурлыкка илһамланып  язган егетнең ничек күзләре кызларга  төшмәсен ди. Әмма алар гына ничектер егетне  якын  җибәрмиләр. “Кызлар озатасым килә, әмма авыруымны белгәч, минем белән    йөрмәделәр.  Мин Миңсәриямә бик рәхмәтле, үләннәр белән дәвалап терелтте,  дип берчак күңелен бушаткан иде.  Рәфыйкъ абыйны  сагынып  искә алам. Минем хакта шигъри репортажлар, ”Җир  улы” дигән очерк  язды”,– дип  сөйләгән мактаулы механизатор да  чыгышын җыр белән  төгәлләде. Үзе  катнаша алмау сәбәпле, әйтер  сүзен  дәфтәргә  язган авыл ветераннар  советы рәисе Галия  Әдһәмованың хатын да укыдылар. 

Рәфыйкъ абыйга багышланган  кичәне үзе  мәдәният  йортында  эшләгән  вакытта Рушания  Салихова да  үткәрмәкче  булган, әмма  бик тә тыйнак  улы Илшат туктаткан. “Мин ихтыярый-мәҗбүри дигәндәй, клубка  мөдир итеп  куйгач та, иң  беренче эшем, нишлибез, дигән  сорау белән Рәфыйкъ  абыйга  керү булды.  Сеңлем, борчылма, артка юл юк, бергә-бергә эшләрбез, дип мине  тынычландырды. Чыннан  да,  шулай  булды.  Үзе  исән  чагында  Яңа елларда Кыш бабай роленә  керүче кеше  эзләп    йөрмәдем.     Рәфыйкъ абый белән  14 авылда  “Куендагы  елан” спектаклен  куйдык. Ул минем “ирем”, мин яшь – кыз рольгә керергә туры   килде.  Һич  онытмыйм ул чакны,  авылдашымны  сагынып  искә  алам”,– диде  Рушания  ханым.

Җырга бай булды  кичә. Монда Казан артистлары артык  иде. Чөнки Шәрифуллиннарның  уллары да барысы да диярлек җырчы, баянчы. Сәхнәгә чакырылгач,  Илфат, Илшат, Илдус кулларына баян  алдылар, туганнарын да җырлаттылар. Иң олысы Илһам гаиләдә кыз бала булмагач, ашарга  пешерергә өйрәнгәннәрен,  идән юганнарын да яшерми сөйләде. “Аңа  карап  бер  җиребез дә кимемәде”,– диде ул.

Кичәдә катнашучылары сәхнәгә чакырган Әлфия  Мөбарәкованың үзенең дә Рәфыйкъ абый турында  әйтер сүзләре күп иде. Күңелендә туган хис-тойгылары энҗе-мәрҗән булып тезелде. Балачагы  сугыш  еллары аша  узган Рәфыйкъ Шәрифуллинның тормышы  җиңел  булмый. 1957 елда әтисен югалта, икенче елны йортлары янып  бетә. Әмма егет төшенкелеккә бирелми. Иң  беренче эш итеп, күмерләнгән агачка утыра да,  уттан калган гармунында яраткан көен суза. Күңелендә беренче иҗат чаткылары да  шул  вакытта  бөреләнә. Аның шигырьләрен Сибгат Хәким “Совет әдәбияты”  журналында (хәзер  “Казан утлары”) бастырып чыгара. 1959 елда җыр сәнгатендә дә  уңышка ирешә: үзешчәннәрнең республика   смотрында  җиңүче була. Алтмышынчы елларда район газетасында аның  очеркларына зур  урын  бирелгән. Редакциягә эшкә  аны   газетаның җаваплы сәркатибе Газиз Нәбиуллин  чакыра. Гаиләсенең  хәер-фатихасын алып, 7 ел гомерен район  елъязмасын тудыруга  багышлый. Газета  белән элемтәсен гомеренең соңгы көннәренә кадәр өзмәде. Хәбәрче Закир Йосыпов  исемендәге премияне дә беренчеләрдән булып  алды. Вафатына  15 ай кала авыл эше, һава торышы,  тормыш агышы турында көндәлек тә алып бара башлаган. Беренче битенә: “Илшат  улым.  Саулыгым “өркетү” сәбәпле, бу китапны тулганчы яза алмам дип шикләнәм. Кем  кулына  күчсә дә,  дәвам итәргә тырышыгыз. Ул сезгә файдалы булыр”,–дип язып куйган. Әти әманәте һәрчак истә, онытылмый.

Соңыннан мәдәният  йорты   мөдире  Гөлнар Шәрифуллина әткәенә багышланган  кичәне оештырганнары өчен “Саба  дулкыннары”телерадиокомпаниясе директоры Әлфия Мөбарәковага, сәхнәне матур җырлары белән бизәгән иҗат коллективына олы рәхмәт белдерде. “Үз кешебез булгач, баштарак  читенсендерде. Әлфия апа, авыл хәбәрчесе белән аралашканнар китә бара,  яшьләр Рәфыйкъ турында  белмиләр, ихтирамга лаек кешеләрне киләчәк буыннарга да җиткерү намус эшебез дигәч, теләп  ризалаштык. Кичәнең исемен әткәйнең шигыреннән алып, “Мин яшәдем сезгә үрнәк ата, юлыгызда  маяк, нур  булып” дип куйдык. Әткәй белән һәрчак горурланабыз”,– диде. Чарага килүчеләр авылның фидакарь кешеләрен барлап, игелекле чара уздыручыларга бик рәхмәтле калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев