Робот савымчыдан күбрәк белә
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 2023 елда эш сәфәрен Саба районында былтыр төзү-монтаж эшләре алып барылган терлекчелек комплекслары белән танышудан башлады.
Күрсәтерлек яңалыклар, үзгәрешләр бар тармакта. Терлекчелеккә шактый күләмдә капитал салынды. “З.З. Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында 200 башка исәпләнгән яңа торак төзелде, «Нырты» предприятиесендә реконструкциядән соң сөт комплексы ачылды, «Игенче»дә 450 башка исәпләнгән яңа сыер торагы сафка басты. Зур күләмле эш «Курсабаш» җәмгыятендә башкарылды: хуҗалыкта яңа роботлаштырылган янкорма файдалануга тапшырылды. Бу төп табышны китергән сөтчелек тармагында яңа баскыч булачак. “Объектның смета бәясе 70 миллион сум тәшкил итә, шуның 21 миллион сумына сыерлар торагы төзелде, 49 миллионы Lely роботлаштырылган җайланмасын урнаштыру өчен тотылды. Сыерлар саву процессы тулысынча автоматлаштырылган, Lely фирмасының 2 берәмлек Astronaut A5 саву роботы куелган. Күрелгән чаралар – малларның продуктлылыгын арттыруда, фермаларда эшне җиңеләйтүдә чираттагы адым. 2022 елда 1 сыердан тулаем савым 8221 килограмм тәшкил итте. Роботлар сауган сөт 2023 ел күрсәткечләрендә уңай чагылыш табачак”,– ди хуҗалык җитәкчесе Ирек Җиһаншин.
Шулай итеп, хәзер фермаларда чиләк зеңгелдәгән тавышлар, бер торакта 3-4 сыер савучы эшләгән заманнар артта калып бара. Аларны ару-талу белмәс роботлар алыштыра. Компьютерда сыерлар турында бөтен мәгълүмат тупланган. Башта программага кертергә генә кирәк. “Бу торакта ике робот 2021 елның гыйнварыннан эшли башлаган иде. Янкорма төзелгәч, тагын икәү куелды, хәзер 4 робот 177 сыер сава. Шуның 60ы яңа куелганнары ягында йөри. Сыер 6 минут эчендә савылып бетәргә тиеш. Һәр җиленнең күпме сөт биргәне таблода күренеп тора. Менә хәзер станга 63нче санлы сыер керде. Робот имчәкләрне юды, эшкәртте һәм саву аппаратын имчәкләргә лазер ярдәмендә кидерде. Күрәсез, табло сыердан көтелгән савымның 14,6 литр булырга тиешлеген алдан исәпләп чыгарды. Алты минут узуга, “тиеш” белән “нәтиҗә” арасында аерманы күрәчәкбез”,– дип аңлатты 2020 елда ветеринария академиясен тәмамлап эшкә кайткан Рамил Гайсин. Чыннан да, робот 100 граммга гына ялгышты. Ә менә 8нче санлы сыерны робот саумыйча чыгарып җибәрде. Чөнки сыерның әлерәк кенә сөтен биргәне аның «хәтерендә» калган. Менә шундый галәмәт техника. Кайбер “хәйләкәр” сыерларны җайланма алдына бераз гына куелган фураж кызыктыра икән. Шуны ялап булса да чыгарга тырышалар. Торакта 70тән артык беренче тапкыр бозаулаган сыер бар һәм алар яңалыкка тизрәк ияләшә: имчәкләренә сөт төшүгә, робот янына килеп басалар. Онытылып йөрүче сыерларның исенә операторлар төшерә. Аларны җайланмага куып кертергә туры килә.
Операторлар дигәннән бу җаваплы эш Сәлимә Хәбибуллина, Алмаз Корбангалиев, Рәис Рәхимуллинга тапшырылган. “Алар сменалап бер-берсен алыштыра. Мин үзем дә шул ук вакытта оператор да. Ветеринар хезмәтен дә башкаргач, көне буе фермада булам”,–ди Рамил Гайсин. Робот торагындагы сыерларга 40 килограмм исәбеннән “Иген” кооперативыннан китерелгән балансланган моноазык ашатылуы да күрсәткечләрдә чагылыш таба. Хуҗалыкта комплекстагы һәр сыердан уртача 27,7 килограмм сөт савылса, роботлаштырылган торакта ул 31,2 килограмм артыграк тәшкил итә. Әлбәттә, сыер сөтне бозавы имсен өчен бирә. Кысыр калса, продуктлылыгы да кими. 2022 елда “Курсабаш”та барысы 867 бозау алынган, шуның 245е – таналардан. Яңа туганнарын Гөлназ Мифтахова тәрбияли. Аннары бозаулар Алинә Закирова, Айназ Шәйнурова эшләгән торакка күчерелә һәм салкын ысул белән кимендә бер центнерга кадәр үстерелә. “Алар баштагы чорда 8әр литр, салкын көннәрдә күбрәк тә сөт эчә, алларына азык өстәмәсе –премикслар куела. Сөт кими бару хисабына, бирелә торган су күләме арта. Прививкалар вакытында ясала. Бозау чакта салкын тигән сыер күп сөт бирми. Моның өчен төп таләп: үтәли җил, аслары юеш булмасын һәм түбәдән су таммасын”,– ди ветеринар Алмаз Гыймадиев. Күрелгән профилактика чараларына карамастан, былтыр бозаулар үлеме арткан. Төп сәбәпләрнең берсе – кокцидиоз. Хәзер ул чирне җиңгәннәр. Бүтән кабатлана гына күрмәсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев