Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Россия Герое Сабада

Август аенда Россия оборона министры Сергей Шойгу Украинадагы махсус операциядәге батырлыклары өчен Россия Герое исеме һәм “Алтын йолдыз” медале тапшырган хәрбиләр арасында ике татарстанлы да бар. Шуларның берсе – Питрәч районыннан Иван Додосов дүшәмбе көнне Саба районына килде. Визитының максаты якташыбыз, Саба егете Илназ Фәләховның әти-әнисенә, гаиләсенә кайнар сәламнәрен тапшыру иде. Алар Украинадагы махсус операциядә 6 ай дәвамында бергә хезмәт иткәннәр.

Илназ Фәләхов гимназиядә укыганда ук хәрби кеше булырга тели. Әти-әнисе аның теләгенә каршы килми. Шулай итеп, егет Мәскәү югары хәрби училищесына укырга керә. Офицер дәрәҗәсе алгач, Ерак Көнчыгыштагы Бекин шәһәренә җибәрелә. Хәрби частьта танк взводы командиры, аннары рота командиры дәрәҗәсенә күтәрелә. Шунда төзелеш инженеры булып эшләүче башкорт кызы Илина белән танышып гаилә кора. Уртак куанычлары – уллары Ильяс туа. Хәзер аңа бер яшь тә 5 ай. “Ничек шулай туры килгәндер, мин үзем дә Ерак Көнчыгышта Бекиннан 100 генә чакрым ераклыкта урнашкан частьта хезмәт иттем. Аннары 1985-1986 елларда Әфганстанда таулар арасында интернационал бурыч үтәдем. Инде менә улым да үзем шикелле “Кайнар нокта”да”. Моның нәрсә икәнен беләм, шуңа күбрәк тә борчылам. Улыбызның исән-сау кайтуын барыбыз да көтәбез,– дип сөйли Илназның әтисе – әфганчы-интернационалист Илфат Фәләхов.

“Тиздән барысы да тәмам­ла­начак һәм без Илназ белән бергә булачакбыз”,– дип сүзгә кушыла Ерак Көнчыгыштан Сабага кайткан Илина да.

Ире хезмәт иткән рота Бекин­нан Донбасска махсус операция башлангач та күчерелгән. Алар­ның танк подразделениесе Иван Додосов батальонын тулыландыра. “Без Илназ белән Луганск Халык Республикасында таныштык, бергә хәрби өйрәнүләр алып бардык, бергә сугыштык. Илназ турында бары тик уңай яктан гына сөйләп була. Танк ротасы командиры, капитан. Гаиләсендә яхшы тәрбия алган, танкистлар арасында абруй казанган. Хәрби антына тугры. Ул һәрчак алгы сафта”,– ди Россия Герое райондашыбыз турында. Иван Алексеевич Россиядә иң югары бүләк “Алтын йолдыз” медаленең ни өчен бирелүен дә яшермәде. ЛНРның 6нчы казах полкы танк батальоны беренчеләрдән булып Попасная, Камышеваха, Лисичанск шәһәрләренә керә. Күрсәткән батырлыклары, кыюлыгы өчен  Иван Додосов Герой исеменә лаек була. Ул 2015 елда Суворов медале белән бүләкләнгән. Шулай ук, Чечня Республикасының Ахмад Кадыйров исемендәге орден кавалеры да. Алга таба Мәскәү шәһәрендә, М.Фрунзе исемендәге хәрби академиядә укырга җыенуын әйтте.

Фәләховлар гаиләсе белән саубуллашканнан соң, Иван Додосов гимназия укучылары, яшьармиячеләр, тормыш иминлеге нигезләре укытучылары белән очрашты, аларның хәрби сергә кагылышсыз сорауларына җавап бирде. Соңыннан Мәңгелек утка, Тыл ветераннары стелласына, Әфганстанда интернациональ бурыч үтәгәндә һәлак булган якташларыбыз батырлыгын мәңгеләштергән монументка чәчәкләр  салды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев