Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Рулоннар яшел килеш кайта

    Район хуҗалыкларында мал-туарны җитәрлек күләмдә сыйфатлы азык белән кышлату өчен жәйнең мөмкинлекләреннән максималь файдаланып калырга тырышалар.

     Шулай булмый ни: 29 меңнән артык терлекне ел буе ашатасы бар бит. Печән әзерләү өчен дә көннәр кояшлы, коры тора. Аны үсемлекләр чәчәккә бөреләнгәндә, ягъ­ни  бөтен файдалы мат­дә­ләре сакланганда җый­нау  кирәк. Оптималь үсеш ста­диясендә җыелган печәнне сыерга  ашатканда  соңгарып әзерләнгәненә караганда 5-6 тапкыр күбрәк сөт бирә ала. Шул  максаттан “Урта Саба” хуҗалыгында да азык әзерләү актив төстә бара. Механизаторлар белән кырда очрашып, кәефләре яхшы икәненә инандык. Люцерна үскән 65 гектарлы басуда  Илнар Зайнаков (Нью-Холланд” тракторында) – чапкыч, Илгиз Хаҗиев пресс-җыйгыч белән үз бурычларын үтәгәннәр инде. Хәзер участок “МТЗ” тракторында эшләүче Айнур Сәхәбиев карамагында. “Чабылган печәнне үзе теземнәргә  җыя, үзе түкми-чәчми төяп  җибәрә, универсаль тракторчы”,– ди хуҗалык  агрономы Ленар Саматов механизатор турында. Айнурның техникада эш стажы  16 ел икән. “КУН-10” төягече белән  идарә иткәндә артык бер хәрәкәт тә ясамый. Айдар Кадыйровның  “Валтра” тракторына тагылган арбага, ялгышмасам, 2,5 центнерлы 40 рулон сыйдырган. Печәнне өсте ябулы саклау урынына ташыйлар. Агроном  әйтүенчә, участокның һәр  гектарыннан 35 центнер  терлек  азыгы чыккан, 220 тоннасы инде басудан ташылган. Печәнне кыш өчен 360 тонна  әзерләү бурыч итеп  куелган. Күбрәк булса да зыян итми. Хуҗалык үз эшчеләрен дә рулонлы печән белән тәэмин итә. “Бүген  кыр эшләрендә 8 берәмлек техника катнаша. Бәрәңге җире, кукуруз рәт  аралары эшкәртелә, күпьеллык культура чәчелә. Ә Илгиз Хаҗиев хәзер 30 гектарлы тимофеевка участогына күчте. Аны  да  күреп  китәсезме? – диде Ленар  Саматов. (Дэвамын район газетасында укыгыз)

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: