Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба асфальтын табадай, диләр

Юл төзелеше – нигездә апрель-октябрь айларын эченә алган сезонлы хезмәт. “Татавтодор”ның Саба филиалының зур тәҗрибә туплаган Илнур Сабуров, Илнар Шәфигуллин, Нияз Гәрәев, Фәргать Галәвин бригадалары шушы кыска чорда ел саен зур күләмле эш башкарырга өлгерә.

Быел, мәсәлән, коллектив авылның төп урамына 686 метр асфальт түшәп иң элек Кызыл Мишәдә яшәүчеләрне сөендерде. “Әти-әниләребезнең төшенә дә кермәде болар. Таба кебек шома юлдан йөрибез”, – дип әйтүчеләр дә булды. Асфальтланган урам халыкка озак хезмәт итәр әле. Чөнки авылда транспорт хәрәкәте аз, ә эш сыйфаты менә дигән. Кызганыч, бездәге климат асфальтны мәңгелек итми. Гарантия срогы 10 ел булса да, хәрәкәт ешлыгына, авыр йөк ташуга бәйле рәвештә, юл тизрәк туза. Бу – технология бозылуы нәтиҗәсе түгел, ә табигый процесс. Шуңа күрә филиал юлларны планлы рәвештә яңартып тора. Әйтик, быел гына да Сатыш – Саба юлының 2 километры өске катлам асфальт түшәп ремонтланган, су агу торбалары монолит бетон белән ныгытылган. “Имин һәм сыйфатлы юллар” программасы кысаларында Казан-Шәмәрдән трассасында 2,4 километр арада асфальтлау эше башкарылган, читләре вак таш белән түшәлгән. Гомумән, атна-ун көн юлга чыкмый торсаң, район эчендә яңарак кына асфальтлануы кап-кара булып торуыннан билгеле участокларны күреп: “Кай арада эшләгәннәр!”– дип сокланасың.

Һәрвакыта да алай булмый, билгеле. Капиталь төзекләндерү планлаштырылган юлларны кабат торгызу күп вакыт сорый. Хәзерге көндә районда Сатыш - Олы Кибәче һәм Килдебәк - Арташ- Иске Икшермә автомобиль юллары транспорт хәрәкәте өчен 1 октябрьгә кадәр вакытлыча ябылган. 2004 елда асфальтлау төгәлләнгән 8 километрлы Арташ юлы, 17 ел хезмәт иткәннән соң тәмам тузып, ямаулыга әйләнгән иде инде. Быел шуның 2,75 километры ремонтлана. Участоктагы юлның күренү өлешен чикләгән үрле урын киселәчәк. “Барысы 90 мең кубометр балчык алыначак. Икенче төрле әйткәндә, бу 150 мең тонна, 10 мең рейс “КамАЗ” дигән сүз. Шуның кадәр балчык су җыелып тормасын өчен юл кырыена ташыла һәм тигезләнә. Участокта иртәнге 7дән 10лап юл техникасы, 12 “КамАЗ” эш башлый. Юл полотносы салкын регенерация ысулы белән ясала. Ягъни иске асфальтны махсус техника ваклый (фото), аны каток тыгызлый. Аннары вак фракцияле таш белән буташтырылып яңадан юл нигезе әзерләнә. Шуның өстенә беренче кат асфальт җәеләчәк. Участокны тулаем 2023 елда файдалануга тапшыру каралган”,– дип аңлатты участок мастеры Нияз Гәрәев.

Ә Сатыш- Олы Кибәче участогына бригада август аенда күчәр дип көтелә. Биредә Чәбки-Саба үре 2,5 метр тирәнлеккә кадәр киселәчәк, борылышларда юлның радиусы киңәйтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев