Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба балалар сәнгать мәктәбендә “Дуслык кулын суз” - инструмент артында аралашу сәгате" дип исемләнгән чара үтте

3 нче декабрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә “Дуслык кулын суз” - инструмент артында аралашу сәгате" дип исемләнгән чара үтте. Дәресне фортепиано сыйныфы укытучысы Зәйнетдинова Зилә 1 нче сыйныф укучылары һәм өстәмә белемне өйдә укучы балалар белән үткәрде.

Чара барышында һәр укучы үзенең сәнгать мәктәбенә килү тарихын, үскәч пианист булу хыялы турында сөйләде. Чара барышында укучылар фортепианода уйнау осталыклары белән бүлештеләр, төрле әсәрләр уйнап күрсәттеләр. Шулай ук, балалар мәрхәмәтлелек, мөмкинлекләре чикле кешеләргә яхшы мөнәсәбәт, барлык кешеләр өчен дуслык ничек мөһим икәнлеге турында сөйләштеләр. Очрашу ахырында аралашу һәм дуслык өчен кешенең шәхси сыйфатлары мөһимрәк дигән нәтиҗә ясалды.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев