Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба гимназиясендә “Тату балалар бакчасы серләре” конкурсы узды

Гаилә һәм балалар бакчасы һәрвакытта да тыгыз бәйләнештә тора. Әлеге конкурс та ата-аналарның бакча эшчәнлегенә игътибарын тагын да җәлеп итү, тәрбияче һөнәренә хөрмәтен арттыру максатыннан, узды.

Саба гимназиясендә үткән әлеге чарада 11 коллектив чыгыш ясады. Бу конкурс районыбызда  беренче тапкыр гына үткәрелә. Биредә Сабадан – 6, Шәмәрдәннән  3 балалар бакчасы катнашты. Шулай ук Иләбәр авылының “Умырзая” һәм Тимершыктан “Кояшкай” бакчасы да үзләренең чыгышлары белән сөендерде. Алар да зур әзерлек белән килгән.

 Конкурс 2 этапта узды. Беренче этапта балалар бакчалары күргәзмә оеш­тырдылар. Аннары һәр­бер коллектив дуслык, бер­дәмлек серләрен ачып би­рүче 10 минутлык чыгыш тәкъдим итте. Нәтиҗәләргә килгәндә, I урынны “Бә­ләкәч” балалар бакчасы яулады. II урынны “Әллүки”, III урынны Шәмәрдәннең “Әкият” балалар бакчасы алды. Калган коллективлар төрле номинацияләрдә бү­ләкләнде.

(Фотолар галереяда)

Фото: Алсу Ибраһимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев