Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба инвесторлар көтә

Өченчекөн Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Сабага эш сәфәре белән килде.

undefinedУл визиты кысаларын­да район башлыгы Рәис Миңнеханов, икътисад министрының бе­ренче урынбасары–эш­мәкәрлекне һәм көн­дәшлекне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин белән берлектә инвестицион проектларны тормышка ашыру барышы белән танышты. Саба сәнәгать паркында инде эшләрен җайга салып килүче инвесторлар белән очрашты, җитештерү процесслары белән кызыксынды. Индустриаль мәйданчык, анда резидентлар өчен тудырылган шартлар белән паркның идарәче компаниясе директоры Илшат Хуҗин таныштырды һәм социаль-икътисадый үсеше алдан билгеләнә торган территорияләргә (ТОСЭР) каралган салым ташламаларын һәм аерым салым режимын (преференция) Саба паркы резидентларына карата кулланып булмасмы икән дигән сорау да бирде. Мәйданчыкка беренчеләрдән булып урнашкан инвесторларның берсе – Казахстанның BhB system компаниясе. Ул эшчәнлеген, ягъни сәнәгать өчен биналарны төтеннән арындыру һәм һава алыштыру вентиляторлары ясауны 2019 елда Шәмәрдәндәге буш торган бинада башлаган иде. Компаниянең генераль директоры Ринат Дулатов әйтүенчә, BhB системасы Алма-Ата шәһәрендә вентиляторлар заводының бүлендек предприятиесе булып тора. Шәмәрдәнгә 2019 елда Казахстанга эш визиты белән барган район башлыгы Рәис Минеханов чакыруы буенча килеп урнашалар. Кыскасы, Мәскәү урынына Татарстанны сайлыйлар. “Әлбәттә, башлавы кыенрак. Эшкә коронавирус та аяк чалды. Без турыдан-туры төзүчеләргә бәй­ле, алардан инде заказлар бар һәм беренче продукция дә әзер. Шәмәрдәндәге вентиляторлар эшләнмәләре әзерләү цехын да саклап калачакбыз. Биредә аларны җыю булачак. Без җитештерүдә дөнья тәҗрибәсенә дә таянабыз, югары технологияле продукция белән базарда үз урыныбызны табачакбыз”,– диде директор (фотода).

Җитештерүчәнлеге сәга­те­нә 50-65 тонна булачак “Азык үзәге” белән “Иген” кооперативы җитәкчесе Зөлфәт Зарипов таныштырды. “Сенаж траншеялары, административ би­на әзер, җиһазлар ай ахырында кайтырга тиеш. Аларны урнаштырып, көз ахырында моноазык эшли башларга планлаш­тырабыз. 2022 елга кадәр 72 кешегә эш урыны булдырылачак. Якынча 15-16 төрле культура һәм өстәмәләр кушылган моноазыктан шәхси ярдәмче хуҗалыклар да файдалана алачак”,– диде ул. Хәзерге вакытта үзәккә сенаж ташыла, печән туплана. Талия Миңнуллина сәнәгать пар­кы территориясендә эшләүче “Алмаз-мебель” җәмгыяте цехларын да карады һәм визиты ахырында район инвесторлары, эшмәкәрләре белән очрашты. Аларны кызыксындырган сораулар­га җавап бирде. “Сабаны инвесторларны җә­леп итмәслек террито­рия түгел димәс идем. Әмма сездә аерым икътисадый зоналар өчен каралган федераль ташла­малар юк. Бу инвесторлар өчен аеруча мөһим. ТОСЭРның финанс модельләре дә икенче. Хәзер мәгълүматлар ачык һәм күп, инвесторлар барысыннан да хәбәрдар. Алар чагыштырып карыйлар да, кайда федераль ташламалар бар, шунда китәләр. Димәк, Сабада инвесторларны җәлеп итәрлек ниндидер юллар эзләргә һәм финанс ягыннан нигезләргә кирәк. Районда кадрлар потенциалы көчле, талантлар җитәрлек, күп күләмдә чимал компоненты бар. Аларны файдаланырга мөмкин. Тормыш өчен табигате дә матур, экологик чиста район. Һәркемгә дә шәһәр тирәлеге ошап бетми, бизнесы өчен кече торак пунктларны кулай күрә. Күрдек, таныштык, нәтиҗәләрне Казанга кайткач ясыйбыз, эчке киңәшмә үткәрәчәкбез. Бер-ике халыкара резидентны Сабага күчерү турында уйлыйбыз. Алар үзләре белән башка партнерларын да алып киләчәкләр. Хәзергә сездә эре халыкара инвестор юк. Шуны булдыру бурыч булып тора. Кризис чоры да безгә күпмедер мөмкинлекләр ача. Мин барып чыгар дип уйлыйм”,– диде Талия Миңнуллина.

Быел сәнәгать паркында алган җирләрендә “ЕвроакцентСаба” һәм “Сабатехмаш” җәмгыятьләре бина төзелеше башларга җыена.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X