Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

Коллективны Торак-коммуналь хезмәткәрләре  көне белән район башлыгы Рәис Миңнеханов һәм  үзе исеменнән Саба  муниципаль районы  башкарма  комитеты  җитәкчесе  Марат Ишниязов  котлады. “Хәзер  кулланучылар таләпчән, чәйнеккә  юшкын утыра  дип тә шалтыраталар. Халыкны сыйфатлы  су белән тәэмин итү өчен  үз стредстволарыгыз хисабына  да  күп эш башкарасыз. Моңарчы хезмәттә  уңай   күрсәткечләргә  ирешеп  килдегез,  алдагы   көннәрдә  шулай  эшләрсез дигән ышанычта  калам”,– диде  ул. Һөнәри  бәйрәм спорт ярышлары белән дәвам итте. Хезмәткәрләр гер   күтәрделәр, дарстта очко  җыйдылар, аркан белән тартыштылар, бер чаңгыга  өчәүләп басып  узыштылар. Кул көрәштерүдә машина йөрүче Сәйдәш Дәүлиевка тиңнәр  булмады.  Скакалкада да  Гөлфия Гыйззәтова 135 тапкыр сикереп барысын  да  уздырды. Ә ир-егетләр арасында иң җитезе предприятие директоры  урынбасары Раил Йосыпов (142 тапкыр) булып чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X