Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба мәчетендә оештырылган әдәп-әхлак дәресләрендә 100ләп бала шөгыльләнде

Саба үзәк мәчетендә балалар өчен оештырылган дини тәрбия һәм әхлак дәресләре төгәлләнде. Балалар 9 көн дәвамында Ислам дине нигезләрен, әдәп-әхлак кагыйдәләрен өйрәнделәр.

Мәчеткә дини гыйлем алырга килгән 100гә якын бала белән мәчет имамнары, Казаннан югары мөселман мәдрәсәсе шәкертләре һәм Сабаның лаеклы ялдагы тәрбияче - педагоглары шөгыльләнде. Район хакимияте ярдәме белән  балалар Сабаның “Аш-су” җәмгыяте хезмәткәрләре әзерләгән кайнар ризык белән тәэмин ителделәр. Көн саен дәресләр җәмәгать намазы һәм вәгазь белән башланды.  Дәрестән бушаган арада кызлар-малайлар саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Кызлар өчен яулык бәйләү, мөселманча курчак киендерү бәйгеләре оештырылды. Малайлар азан әйтүдә осталыкларын күрсәттеләр. Укуларның соңгы көнендә Сабантуй бәйрәме оештырылды, һәр балага иганәчеләр ярдәме белән әзерләнгән күчтәнәчләр таратылды. Соңыннан остазлар сабыйларыбызның мәчеттә өйрәнгәннәре файдага булсын, өммәтебезне, милләтебезне үстерүче,  җәмгыятькә, илгә-көнгә файда китерүче игелекле балалар булсыннар иде дип, күмәкләшеп дога кылдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев