Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба муниципаль районы Советы утырышы булды

Утырышның беренче көн тәртибенә кертелгән мәсьәлә буенча Саба муниципаль районының 2023 елгы бюджеты үтәлеше турында финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Сөнгатов чыгыш ясады.

      Бүген  Саба муниципаль район   башлыгы  Рәис Миңнеханов рәислегендә район Советының чираттагы  утырышы булды. Утырышның беренче  көн тәртибенә кертелгән мәсьәлә буенча  Саба муниципаль районының 2023 елгы бюджеты  үтәлеше  турында финанс-бюджет палатасы рәисе  Шәмсун  Сөнгатов  чыгыш  ясады. Узган  елда районның тупланма бюджетка керемнәре 3165102 мең  сум тәшкил иткән. Шуның 1506410 меңе салым һәм салым булмаган  керемнәр.  Физик затлардан  салым  керемнәре  1320904 мең сум күләмендә исәпләнгән. Район бюджетын формалаштыручы  эре оешмаларга магистраль газүткәргечләрнең Шәмәрдән линия-җитештерү идарәсе, Саба  урман хуҗалыгы, үзәк хастаханә, “Саба” җәмгыяте, "Сабагаз" идарәсе,"Татавтодор”ның Саба  филилалы  керә. Шәмсун Сөнгатов депутатларны 2024 елга һәм 2025-2026 елларның план  чорына Саба муниципаль районы бюджеты турындагы”  Саба муниципаль районы Советы  карарына (12.12.2023) кертелгән үзгәрешләр белән дә таныштырды.

Татарстан Республикасында кеше  хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Саба  районындагы җәмәгать ярдәмчесе Рафил Галимҗанов  2023 елда  районда  кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләренең сакланышы турында сөйләде.  Алдагы  көн тәртипләре буенча юридик бүлек начальнигы Альберт Миникаев чыгыш  ясады.  Башкарма комитет җитәкчесе  урынбасары, балигъ булмаганнарның эшләре  һәм аларның хокукларын  яклау  комиссиясе рәисе Марат Кәримов балигъ булмаганнарның эшләре  һәм аларның хокукларын  яклау  комиссиясе составына  кертелгән  үзгәрешләр белән таныштырды.

Утырыштан  соң үткәрелгән  киңәшмәдә  алда торган мәсьләләр каралып,  авыл (шәһәр) җирлекләре башлыкларына,  оешма  җитәкчеләренә 30 апрельгә кадәр территорияләрне бәйрәмчә бизәү, 1 майга кадәр Сабада һәм Шәмәрдәндә митинг үтәсе урыннарда барлыкка  килгән  чокырларны тигезләү,  балалар мәйданчыкларын,  чишмәләрне тәртипкә  китерү бурычы  куелды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев