Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба районы кооперативы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән мөгезле эре терлекләр чалу линиясен булдырды

Саба районының «Умырзая» эшкәртү-сату авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы республика территориясендә 2009 елдан бирле эшчәнлек алып бара. Кооператив составына зур булмаган дүрт КФХ, бер шәхси ярдәмче хуҗалык һәм районның терлекчелек фермалары булган тугыз авыл хуҗалыгы оешмасы керә.

2017 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» программасы буенча предприятие сугым цехын төзү һәм модернизацияләүгә 30 млн .520 мең сум күләмендә грант алды. Грант акчасына терлек чалу линиясен һәм үзебезнең илдә җитештерелгән суыткыч җиһазларын сатып алганнар. Цех 6 ай эчендә төзелгән.

“Без кооператив әгъзаларына ярдәм итәргә тырышабыз. Әйтик, алардан чималны отышлы бәядән сатып алабыз. Хәләл технология буенча терлек чалабыз, суытабыз һәм аннан республиканың төрле районнарына һәм башка төбәкләргә озатабыз. Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе компанияләре белән хезмәттәшлек итәбез. Продукцияне Ижевскига, Реутовога, үзебезнең төбәкләр буенча - Казанга, Әгерҗегә һәм башка шәһәрләргә җибәрәбез”, - дип сөйли “Умырзая” эшкәртү-сату авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе Рамил Гарипов.

Шул ук елны алар сменага 24 баш терлек чалу куәте булган җитештерү цехын эшләтеп җибәргәннәр һәм сөяктән ит аеру цехы төзегәннәр. Айга уртача 500-600 баш терлек эшкәртелә. 2018 елда предприятиедә 526 тонна ит җитештерелгән, 2019 елда 1218 тоннага җиткән.

Кооператив программада катнашуны дәвам итәргә уйлый. Предприятие ит эшкәртү цехы төзергә һәм җитештерү процессына казылык эшләнмәләре һәм ярымфабрикатлар чыгаруны кертергә планлаштыра.

“Безнең кебек зур булмаган авыл хуҗалыгы кооперативлары өчен дәүләт ярдәме бик мөһим. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы нык ярдәм итә. Ярдәм программалары аркасында без, эшчәнлек өлкәсен киңәйтеп, яңа юнәлешләр ача алдык. Бу безнең яңа планнарыбызны тормышка ашыруга ышаныч өсти”, - ди Рамил Гарипов.

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X