Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба районында 1 нче Республика күләмендәге Туган тел фестивале

21нче февраль көнне мәктәп белемен модернизацияләүнең календарь планын тормышка ашыру кысаларында Саба гимназиясе базасында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укучылары өчен «Мәдәният калейдоскобы: Чит телләр буенча чит ил студентларының мастер-класслары» исемендә Iнче Республикакүләм Туган тел фестивале үткәрелде.

Фестивальдә Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары укучылары һәм педагоглары, чит ил студентлары һәм «Казан (Идел буе) федераль университеты»  Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты укытучылары катнашты. Фестиваль программасы буенча, сәламләү сүзләреннән соң, кунаклар Саба муниципаль районы мәктәпләре коллективлары әзерләгән Татарстан Республикасының туган телләре буенча мастер-классларда булдылар. Шуннан соң барлык укучылар да инглиз, төрек, корея, гарәп, алман, француз, испан һәм итальян телләре буенча чит ил студентлары һәм укытучыларының мастер-классларында катнаштылар.

Гомумән алганда, әлеге фестивальдә катнашу чит телләрне белү дәрәҗәсен арттыруга, укучыларның коммуникатив компетентлыгын үстерү һәм талантлы яшьләргә ярдәм итү өчен шартлар тудырды.

Мәглүмат район сайтыннан алынды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X