Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба районында кооператив ит сату проблемасын хәл иткән

«Умырзая» кооперативы грант акчасына тәүлеккә 24 баш терлек чала торган цех ачкан.

«Умырзая» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы күп хуҗалыклар өчен ит сату проблемасын хәл итү мөмкинлеге бирде. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Үстерелгән терлекне сату безнең өчен элек җитди проблема иде. „Умырзая“ авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы төзелү белән без бу проблемадан котылдык. Без кооперативка терлекләрне график буенча гына түгел, шалтырату буенча да җибәрәбез, өстәвенә тәүлекнең теләсә кайсы вакытында. Кооператив безнең терлеккә бәяләрне дә алып-сатарларга караганда һәрвакыт югарырак тәкъдим итә», — дип сөйли кооператив пайчысы, «Мөхәммәтшин З.З.» КФХ башлыгы Зөфәр Мөхәммәтшин.

«Без үгезләрнең авырлыгын 400-500 килограммга кадәр җиткерергә тырышабыз, шулай югары дәрәҗәгә кадәр симертеп сатабыз. Мондый иттән иң яхшы деликатеслар әзерләп була. Шуңа да безнең терлекләрне кооператив бик теләп һәм яхшы бәяләрдән сатып ала. Акчасын да һәрвакыт вакытында түли. Ә бу исә эшлекле мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен бик мөһим», — диде «Нырты» АХП ҖЧҖ директоры Ильяс Дәүләтҗанов.

Кооператив 2009 елда төзелгән һәм 2017 елга кадәр халыктан әзер ит алып, аны үз кибете аша сату белән шөгыльләнгән. 2017 елда «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» программасы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гранты ярдәмендә терлек чалу пункты төзелә, ул тәүлеккә 24 баш терлек сую куәтенә ия.

2018 елда кооператив тарафыннан 526 тонна ит сатылган, 2019 елда — 1219 тонна, бу елның 8 аенда — 1066 тонна. Төп сату базарлары-Мәскәү өлкәсе, Казан, Ижевск һәм Әгерҗе шәһәрләре.

«Эшләр яхшы бара, без 22 кешене эш белән тәэмин иттек, уртача айлык хезмәт хакы — 25 мең сум», — дип сөйли «Умырзая» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе Рамил Гарипов. 

Фото: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

Чыганак: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев