Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба районыннан 4 контрактчы махсус операциядә катнашу  өчен  китте

Украинада башланып  ки­түенә  5 айдан артык вакыт үткән махсус хәрби опе­ра­циядә Татарстаннан да  контрактчылар  катнаша.

Бу көннәрдә рес­публикадан хәрби хәрәкәт зонасына җибәрү өчен  иреклеләрдән тагын ике батальон туплана. Саба районыннан да атна башында 4 контрактчы махсус операциядә катнашу  өчен  китте. Алар “Тимер” батальоны составына кергәннәр. Язылып  китүчеләр аңарчы да Луганскида ике ай хәрби операциядә катнашканнар инде.  Хәзер килешүне кабат  озайтырга булганнар. Йөрәкләре шулай  кушкан. “Беркем дә мәҗбүр итмәде. Барыбызның да гаиләсе бар. Әмма  кирәк, шуңа кире  уйламыйбыз. Кемдер барырга тиеш. Ватан алдында җаваплылык дигән хис тә бар”, – ди 18  яшендә  армиягә  алынгач “Кайнар нок­та”да хезмәт иткән 45  яшьлек  Х.  Донбасс халкы да тыныч, матур тормышта яшәргә хаклы, Саба  ир-егетләре моны кулларына автомат тотып раслаячак.

Татарстан  Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә  “Алга” һәм “Тимер” батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр бирелә торган түләүнең күләме  100 мең сумга артты,  ягъни 360  мең  сум булды. Бу   федераль түләүләргә өстәмә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев