Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба укучылары «PRO Бизнес» интеллектуаль уенында катнашты

Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында 5-8 сыйныф укучылары өчен «PRO Бизнес» интеллектуаль уены үткәрелде.

Интеллектуаль уенда уеннарның 1 этабы җиңүчеләре катнашты. Интеллектуаль уенда Сәләтле балалар мәктәбе, Саба урта мәктәбе, Саба гимназиясе укучылары командалары көч сынашты.

Интеллектуаль уенны оештыручылар “Балалар эшмәкәрлек фабрикасы” директоры  Перкановский Вадим Владимирович. Чара кунаклары арасында Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәп баручы белгече Кәримов Рузал Таһир улы, "ТР Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе” җитәкчесе Шакиров Илфат Фоат улы һәм башка кунаклар катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев