Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба урман орлыкчылык үзәгендә имән үстерү линиясен ачу ниятләнә

Имән үстерү эшен «Экология» федераль проектына кертү планлаштырыла.

Саба урман орлыкчылык үзәгендә имән үстерү линиясен ачу ниятләнә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, башта Кайбыч лесхозы территориясендә «Дубравы России» питомнигын төзергә уйлаганнар. Ахыр чиктә фикерләре үзгәргән. «Саба районында урман орлыкчылык үзәге бар бит. Экономик ягын да уйлап, урман орлыкчылык үзәген җиһазлап бетерүне ниятләдек. Сабада чыршы, нарат, каен үстерәбез, шунда дүртенче линия итеп, имән үстерергә карар кылдык», — диде министр.

Равил Кузюров әйтүенчә, проект экспертизадан чыккан, кулланыла башлаган. Бу эштә Германия галимнәре дә ярдәм итәчәк.

«Экология» федераль проектына керүне планлаштырабыз. Гариза бирү өчен хатлар әзерләнгән. Бөтен өметләребез федераль проектка керү. Шул проект документациясе буенча инвестицияләр кертеп, Саба урман орлыкчылык үзәгендә имән үстерү буенча планнар зур. Мин ышанам: ул планнар тормышка ашачак», — диде.

Министр Германиянең Дрезден урман институты белән дә хезмәттәшлек булуын әйтте. «Узган елда без алар белән бер проект ачтык. Алар үзенең институт гранты буенча Татарстан урманчылыгында черек усакның яңа технологияләрен безгә кертү проектын алып баралар. Бу безгә ярдәм булачак», — диде.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев