Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба урманчылары слетында хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Саба урманчылары алдынгылары слетында катнашты.

“Яшел хәзинә” хуҗаларын хөрмәтләү “Укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы” базасында үтте. “Мин шушы форматтагы хезмәт бәйрәмендә катнашуыма бик шат. Сез хөрмәткә лаек. Бездән кушылган барлык заданиеләр үтәлде. Саба урманчылары беренче урында. Республикабызда 1,3 миллион гектарда яшел байлыгыбыз бар. Саба урманчылыгы шуның 60 меңнән артык мәйданында матур эш бара. Республикабызда урманчылык тармагына игътибар артты. Без моның өчен беренче чиратта Президентыбызга зур рәхмәтле. Хезмәт хакларын арттыруда да бик зур ярдәм булды. Быел урман тармагына эшкә килүче яшь белгечләргә төрле кызыксындыру чаралары күреләчәк. Арендага торак төзү буенча программалар булдырырга җыенабыз”,– дип сөйләде Равил Кузюров һәм хисапчы Минзилә Гарәфетдиновага, оператор Григорий Митрофановка, манипулятор йөртүчесе Марсель Хәйруллинга, сувенир цехы эшчесе Дамира Газизҗановага министрлыкның Мактау грамоталарын, урман мастеры Венера Галиевага, “IN VITRO“ лабораториясе җитәкчесе урынбасары Наил Хановка Рәхмәт хатлары тапшырды. Урман орлыкчылык үзәге эшчесе Альфира Сираева, инженер Илзар Исламов урман хуҗалыгы тармагы эшчеләре профсоюзының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Саба урманчылыгы җитәкчесе-лесничие Васыйл Гыйззәтуллин үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, коллектив 2020 елда нәтиҗәле эшләгән. “Урманчылар зур уңышларга ирештеләр. “Яшь агачлар 125 гектар җирдә тәрбияләп үстерелде. Агачларны корткычлардан, янгыннардан, урлаучылардан саклау чаралары күрелде. Производствога килгәндә, 125 мең кубометр агач киселеп, 673 миллион сумлык товар җитештереп сатылды. Әле­ге күрсәткечләргә ирешүгә һәр кол­лективның намуслы хезмәте керде. Эшне быел да уңышлы дәвам итәбез. 2021 елның ике аенда урманчыларыбыз 12 тоннада артык чыршы-нарат күркәләре җыеп, алардан 164 килограмм орлык алдылар. Каен, акация орлыклары да тиешле күләмдә тупланды. Орлыкчылык үзәгендә март аенда чәчүне башлауга барлык чаралар күрелә. Механизаторлар техниканы язгы кыр эшләренә әзерли. Цехларда ике айда 22 мең кубометр агач эшкәртелеп, 48 миллион сум товар сатылды. Иң куанычлы шунысыдыр, үз вакытларында остазыбыз, Россиянең, Татарстанның атказанган урманчы Нургали Миңнеханов, профессорыбыз Әхмәдулла Газизуллин урманнарны яңача кисү ысулларын тәкъдим иткәннәр иде. Ниһаять, 2020 елда Рослесхоз безнең хуҗалык базасында урманнарга ревизия ясап, эшебезне урман законнарына туры китереп, бүген инде аны практикада кулланып киләбез. Яңа алымнарны үзләштерүдә һәр урманчыдан, цехта эшләүчедән зур җаваплылык сорала. Эшебезгә кабат карарга киләчәкләр. Яңалык Россия күләмендә бер бездә алып барыла”,– дип сөйләде баш урманчы. Бүләкләү күркәм традицияне дәвам иттереп, урманчылык эшен ветераннарын зал уртасына чакырудан башланды. Саба муниципаль районының Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын район башлыгы Рәис Миңнеханов тапшырды. “Нинди эшкә тотынсагыз да сыйфатлы башкарасыз. Пандемия белән үзгә елда да сынатмадыгыз. Әлеге вәзгыять безнең күзне ачты, укытучыларның, табибларның дәрәҗәсен арттырды. Санитария шартларын үтәүнең, үз вакытында тикшерү узуның, гигиенаның да кирәк икәнен яхшы белдек. Шул ук вакытта яңалыкларга омтылыш арта бара. Урманчылыкта эш урыннарына үзгәрешләр кертелә. Сез күзәнәкләрдән агач үстерүне башлап җибәрдегез инде. Биотехнологияләргә омтылыш артырга тиеш, моны сезгә наказ итеп тә бирергә кирәк. Сез һәрвакыт алда булдыгыз, һәрвакыт шулай эшләргә язсын”,– дип теләкләрен белдерде Рәис Нургали улы. Соңыннан “Иң яхшы һөнәр иясе” исеменә лаек булганнарга медальләр тапшырылды. Слетны “Риваять” фольклор ансамбле чыгышлары, Алинә Әхмәтшина җырлары бизәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев