Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба урманчылыгында үз һөнәренең осталары ачыкланды

Бүген Саба урманчылары Лесхозга һөнәри бәйрәмнәре алдыннан үткәрелүче традицион ярышларына җыйналдылар. Быелгы бәйге урман хуҗалыгы оештырылуның 90 еллыгына багышланды.

undefined

Җиңүчеләр ярышларның урманнарны инвентарьлаштыру, саклау, яшь үсентеләрне планлаштыру, гидроманипяляторда агачтан фигуралар тезү, кәлшәләр утырту, хезмәтне саклау, янгын сүндерү, машина йөртү, агач- үсемлекләрне аеру, медицина хезмәте күрсәтү төрләрендә ачыкланды. Командалар арасында беренче урынны Курса участогы коллективы алды. Икенче урында –Ленин, 3нчедә –Шәмәрдән урман участоклары. Бүләкләү тантанасында урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, район башлыгы Рәис миңнеханов, Казан дәүләт аграр университеты Айрат Вәлиев, университетның урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы Ренат Гафиятов, Саба урман хуҗалыгы җитәкчесе Васил Гыйззәтуллин катнашты. “Хезмәтегез өчен барыгызга да рәхмәтле мин. Яхшы эшлисез. Саба урманчылыгы республикада иң алдынгы, монда кертелгән технологияләр республикада гына түгел, бөтен Россия буенча тарала. Бу урында урманчылыкка зур яңалыклар керткән ветераннарны Гуляевларны, Ивановларны, Захаровларны, Нургали Миңнехановны искә алырга кирәк. Нинди ныклы нигез салып калдырдылар безгә. Киләчәктә дә югары нәтиҗәләргә ирешелсен. Яңа уңышлар сезгә”,– дип сөйләде министр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X