Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба урманчылыгында “Һөнәре буенча иң яхшылар” ачыкланды [+фоторепортаж]

Иң осталар Красноярскига китте.

Техник алгарыштан сәнәгать­нең мөһим тармагы саналган урман хуҗалыгы да калышмый. Элек агачны арткылы пыч­кы белән киссәләр, 2008 ел­да Ленин урманчылыгында үткәрелгән ярышта мастер Р.За­кировны: “Хускварна” пычкысы белән юан чыршыны “ә” дигәнче егып салды”,– дип  яз­ган булганмын. Инде алары да үткәндә калып бара. Хәзер ур­манчылыкта “Харвестор”, “Фор­­вардер” кебек заман тех­никасы кулланыла. Алар агач­­ны кисә дә, ботагыннан да арындыра, каезлый да, ки­рәкле озынлыкта турый да, төяп тә җибәрә.  Бөтен манипуляция кабинадагы компьютер ярдәмендә көйләнә. Хикмәти техника белән идарә итәргә өйрәнү өчен Лесхозда махсус тренажерлар да бар.

 

Харвестор операторлары үз­ләренең осталыкларын һө­нә­­­­­ри бәйрәмнәре  алдыннан үт­­­кәрелгән урманчылар яры­­шында да күрсәттеләр. Ос­­­та­­­­­­­лыкларын Урман хуҗа­лы­­гы министрлыгының мөл­кәт бе­­­­­­лән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәтне саклау бү­ле­ге на­­­­­чальнигы урынбасары Айрат Низамиев бәяләде. Шу­лай бул­­мыйча, операторлар 20-22 сентябрьдә Красноярскидагы “Лесоруб-2022” Россия чемпионатында катнаша. Алар­ны ярышка министр­лык дә­­рәҗәсендә нык­­­лап әзер­ләр­гә кирәк.  “Харвестор ма­ни­пуляцияләренең бер­се дә җиңел түгел. Кагыйдә бу­енча оператор агачны кис­кән­дә алдан ук утыртып куелган ка­зыкка төшерергә тиеш. Моңа 13 секунд вакыт бирелә. Агач бү­кәннәрен кабинадан идарә итеп, берсе өстенә берсен утырт­канда (“башня” операциясе) миллиметрга кадәр төгәллек со­рала. Оператор башняны  җыя алмаса, ноль балл куела. Башка төбәкләр дә чемпионатка нык әзерләнә. Шу­ңа  күрә сы­натмаска кирәк”,– ди­де Айрат Низамиев.

 

Чемпионатка Саба урманчылыгыннан Валерий Иванов белән Вячеслав Никитин барачак. “Ярышлар бик катлаулы. Өч тапкыр катнашканым һәм призлы урын алганым бар. Са­баның йөзенә кызыллык ки­тер­мәскә иде”,– диде 20 ел хезмәт стажлы Валерий Иванов. Ул Харвестор операторлары ярышында I урынны алып, “Үз һө­нәренең остасы” булып таныл­ды. Форвардер белән манипуляция ясау Вячеслав Никитинга  җиңү китерде.

 

Саба урман хуҗалыгының баш лесничие Илһам Рәх­мә­туллин әйткәнчә, ярышлар көн­дәлек хезмәт куйганда башкарыла торган 16 этапны үз эченә ала. “Алар шушы ук эшнең кү­бесен урманнарда яисә цехларда башкаралар. Хез­мәт про­­цесслары гел үз­гә­реп торган­лыктан, бәйгегә күп­медер үзгәрешләр дә кертелә. Безнең 6 участок  урманчылыгы бар,  ярышларда  шуларның лесничийлары, аларның  ярдәмчеләре, мастерлары, лесниклары, шулай ук егерьлар, умартачылар катнаша һәм “Үз һөнәренең остасы” ачыклана. Аларның  нәтиҗәләреннән чыгып, иң яхшы участок урманчылыгын билгелибез”,– диде баш лесничий. Катнашучылар конкурс шартларында каралган тест уздылар һәм урманнарны саклау, яңадан торгызу, таксацияләү, янгынга каршы җиһазлар белән эшләү, документация рәсмиләштерү һәм башка өлкәләрдә практик биремнәр үтәделәр. Хезмәтне саклау законнарына, беренче медицина ярдәменә кагылышлы сорауларга җавап  яздылар, урман техникасын, агачларның һәм куакларның, үсемлекләрнең исемнәрен атадылар. 

Җиңүчеләрне бүләкләү тантаналы  шартларда урман хуҗалыгы  ми­­­­нистры Равил Кузюров, район баш­лыгы  Рәис Миңнеханов, “Рос­лес­­инфорг”ның Казан филиалы ди­ректоры Айрат Йосыпов, Казан дәү­ләт аграр университетының  урман ху­җалыгы факультеты деканы Ренат Га­фиятов, Саба урман хуҗалыгы ди­ректоры Васил Гыйззәтуллин кат­на­­шында үтте. Курсадан Динар Ша­­кирҗанов – лесниклар, Ленар Шә­­фыйков – мастерлар, Кукмара учас­­тогыннан Илфат Ибраһимов – лес­­ничий ярдәмчеләре, Ленин ур­ман­­чылыгыннан Алмаз Сәгъдиев – лесничийлар, Валентин Яковлев егерь­лар арасында 1нче урыннарны ал­дылар. Командалар арасында Курса участок урманчылыгы җиңүче булды. Спорт ярышларында 1нче урын селекция-орлыкчылык үзәге командасына бирелде. “Сез барыгыз да – меңләгән гектарда урман үсентеләре булдыручы югары квалификацияле белгечләр. Рослесинфорг”ның 2021 ел нәтиҗәләре рейтингында Татарстан 5нче урында тора. Әлеге уңышка ирешүдә Саба урманчыларының өле­ше аеруча зур”,– диде министр һәм тармакны цифрлаштыру буенча да максатчан чаралар күрелүен билгеләп үтте. Бәйрәм спорт ярышлары, концерт белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X