Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба халкының барлык төр салымнар буенча түләнмәгән 1 миллион 896 мең сум бурычы бар

Район җыены үтте.

Индустриаль паркта төзелеш эш­ләрен дәвам итү, үзәк хас­та­ха­нәнең хирургия бүлеген, аграр көллият беренче тулай торагы бинасын капиталь ремонтлау, Тынычлык урамы 36 фатирлы йорт, балалар иҗат үзәгенә аерым бина, Яшьләр үзәге төзү. Узган сишәмбедә район мәдәният йортында үткәрелгән гражданнар җыенында Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов Саба биләмәсендә 2024 елда башкарыласы зур  күләмле эшләр итеп әнә шуларны күрсәтте. Димәк, район үзәгенең социаль йөзе күпкә үзгәрәчәк дигән сүз.

“Шулай ук индустриаль паркның 2нче чиратын дәвам итү, 10 гектар мәйданда азык-төлек житештерү цехлары урнаштыру өчен бина төзеп, аңа инфраструктуралар булдыру бурыч итеп куелды. Ин­женерлык инфраструктура­сы­ бе­­лән тәэмин итү өчен ак­ча бү­ленде, булачак яшелчә сак­ла­гычның беренче проектын сафка бас­тыру эше башланып китте”,– диде докладчы.

Гомумән, индустриаль парк үзе­нә эшче көчләр җәлеп итүче тер­риториягә әвереләчәк. Хәзер 21 резидент белән килешү төзелгән, шуның 11 үз эшчәнлеген алып бара. Планда шулай ук “Цинк-Саба” заводының икенче этабы төзелешен тәмамлап, яктырту ба­ганалары җитештерүче “Метал­лек” компаниясенә арендага би­рү, субпродуктлар эшкәртү һәм тө­рү буенча “Технолайн” заводын эшләтеп җибәрү дә каралган.

Халыктан җыелган үзара са­лым­га да күп кенә төзекләндерү, яшел­ләндерү, парклар һәм балалар мәйданчыкларын җиһазлау эшләре башкарылган. Болар ке­шеләргә барысы уңайлы тормыш-көнкүреш шартлары өчен. Бары демография хәле генә мактанырлык түгел. Җирлектә туучылар, гаилә коручылар саны да 2022 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда кимрәк, үлүчеләр күбрәк. Җитмәсә, бер Сабада гына 17 гаилә таркалган. Күбесенең ха­рак­терлары туры килмәгән. Кү­рәсең, безгә яшьләр үзәге янә­шәсендә гаиләне планлаштыру инс­титуты да төзергә кирәктер.

Әлегә Саба  авыллардан күчеп  килүчеләр исәбенә зурая. 2023 елда Байлар Сабасында 56 шәхси йорт төзелгән. Тагын нигезе салынган 52 өй бар.

Расих Хәсәнов җирлектә ур­наш­кан учреждениеләрнең 2023 елдагы эшчәнлеге белән дә таныштырды. Чөнки халыкның яшә­еше җитештерүче һәм хезмәт күр­сәтүче оешмаларның санына, финанс ягыннан ныклыгына бәйле. Слайдларда да игътибарны җәлеп итәрлек саннар күрсәтелде. Әйтик, былтыр иң югары хезмәт хакы “Сабагро” җәмгыятендә (83 мең), иң түбәне (15 мең) “Икмәк”тә (хәзер бөтенләй ябылды) булган. Гомумән, җыенда катнашу яшь кешегә киләчәк планнарны билгеләүдә, һөнәр, эш урыны сайлауда шактый кирәкле мәгълүмат бирә.

“Бюджет учреждениеләре җитәкчеләренең чыгышларын тың­лау күп вакыт ала дигән сүз­ләр ишетелде. Әмма алар елга бер тапкыр халык алдында хисап тотарга тиештер. Мактанырга димим. Эшләгәнне күрсәтә белү дә зур эш”,– диде район башлыгы Рәис Миңнеханов та.

Ул үзе­нең чыгышында иң тырыш егет­ләребезнең передовойда (мах­сус хәрби операциядә - авт.) икән­леген искәртеп, аларга һәм гаи­лә­ләренә булышучыларга аерым рәхмәт белдерде.

Җыенда залда утыручылардан һәм ЗУУМ платформасы аша алынган мөрәҗәгатьләрнең кү­бесенә әлеге сораулар кагы­лышлы оешма-учреждение вә­кил­ләре җавап бирде. Байтагы су мәсьәләсе белән бәйле булып чыкты. Ул җәй көне Сабаның кайбер урамнарында йә җитми, йә язын күпфатирлы йорт подвалына тула, йә катылыгы нормадан артык, йә... Район башлы­гы әлеге проблеманы җитди игътибарга алып, катылыгы 9 мг-экв./литрлы су килүче башняны каптаж ясап чишмәгә тоташтыру вариантын карарга тәкъдим итте. “Яшь гаилә” программасына 40-45 яшьлекләрне дә кертүгә килгәндә, торак шартларын яхшырту өчен башка программалар да барлыгы әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев