Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада – Әдәби сабантуй сабалыларга җиңү китерде

2021 елда Арча районыннан старт бирелгән әдәби Сабантуй дәвам итә. Ут күршеләребез эстафетаны безгә тапшырдылар һәм бүген Сабаның “Сабантуй” мәдәни-спорт комплексына язучылар, республика районнарыннан һәм чит төбәкләрдән нәфис сүз көрәштерүдә катнашучылар җыелды.

Ягъни татар  язучыларыны әсәрләрен  кем поэзия теле белән  сәнгатьле итеп сөйли  ала, шулар җиңүче була. Бәяне   язучылар бирә. Сабантуй булгач,  анда халкыбызның  милли  бәйрәме йолалары, гореф-гадәтләре  дә чагылырга тиеш инде. Сабалылар кунакны  күңелчә каршылый  белә. Урак,  бирнә җыю  күренешләрен үзешчәннәребез тел-теш тидермәслек итеп башкарып  чыкты. Кунаклар да  буш  кул белән  килмәгән. Колга   сөлгеләрдән тиз  авырайды, китаплар  да күпләп  җыелды.  

   Әдәби Сабан туенда катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе ярдәмчесе Нурсөя Шәйдуллина сәламләде. “Әдәби  Сабантуйга  чакыру Минтимер Шәймиев исеменә  килгән  иде. Ул  эшләре  күп булуы сәбәпле  безне җибәрде. Без бик теләп-шатланып  килдек һәм матур тамаша   күрербез дип  уйладык. Менә ул болай дип  язып  җибәрде: "Татнетны  үстерү фондының, белем.ру ай-ти компаниясенең  татар телен  саклау  һәм  үстерү  юнәлештә  алып  барган күпьеллык   күркәм һәм нәтиҗәле  эшчәнлегеннән хәбәрдармын.   Интернет киңлекләрендә милләтебез мәнфәгатендә алып барган төпле эшегез олы рәхмәткә лаек. Сезнең проектлар яшь буынны милли рухта тәрбияләүгә, ана телен өйрәнүгә,. халкыбызның мәдәнияте, тарихы, гореф-гадәтләре белән кызыксыну уятуга зур өлеш кертә. Әдәби  сабантуйда  катнашучыларның  барысына  зур рәхмәт ",– дип Дәүләт киңәшчесенең хатын укыды ул.

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Ләйсән Гайфуллина әлеге проектның уку-укыту процессында мәгариф системасына ярдәмче буларак зур роль уйнавын ассызыклады. Шәмәрдән  лицееның китапханәләр арасында үткәрелгән  республика конкурсында  абсолют  җиңүче булуын сабалыларның уртак хезмәте дип бәяләде.

 Әдәби Сабантуй яшүсмерләр өчен татар һәм рус телләрендә эшли торган билингваль "Белем радиосы"на старт бирелүе белән  дә истәлекле булды. Аннары сәхнәгә әдәби  марафонда җиңүчеләр  чакырылды. Проект авторы Раил Гатауллин әйтүенчә, бу марафоннарда җиде йөзгә якын кеше катнашкан. Беренче урынны алган Саба районы китап укучылары  сәхнәгә сыймады, алар мәйдан чакырып  алкышландылар. Икенче урында - Арча, өченче урында - Әлмәт һәм Апас районнары.

Акрынлап Әдәби Сабан туеның төп бәйгесе – әдәби көрәш башланып китте. Әдәби марафон проектының идея авторы һәм җитәкчесе Раил Гатауллин әдәби көрәштә катнашучыларны язучылардан торган жюри бәяләячәген әйтте һәм кагыйдәләр белән таныштырды. Быел әлеге көрәшнең онлайн этабында катнашырга барлыгы 60 гариза кабул ителгән. Татарстан Язучылар берлегендә үткәрелгән финалистларны барлау җыелышында жюри әгъзалары әлеге гаризаларны игътибар белән барлап чыкканнар һәм өлкәннәр арасыннан да, 18 яшькә кадәр катнашучылар арасыннан да 16шар финалистны билгеләгәннәр. Балалар арасында Сарманнан Альзана Шәфигуллина җиңү яулады. Бу номинациядә сабалылар финалга  чыкмаган иде.  Аның  каравы 18 яшьтән югарылар арасында Саба данын берьюлы ике марафончы –  Алисә Гыймадиева белән  Энже Әхмәтшина  яклады. Алар финалга   Яңа  Чишмә районныннан Рәмзия  Мусина,  Әгержедән Эльмира Рәсүлова белән чыкты. Гран-прига беренче турда Һади Такташның “Алсу” поэмасыннан өзек, икенчесендә Әнгам Атнабаевның Гөлчәчәккә”кә дигән шигырен  сөйләгән, якташ   язучыбыз Гөлсинә Галимуллинаның  иҗаты белән таныштырган  Алисә Гыймадиева лаек булды. Финалистларны хөкем иткән шагыйрь Ркаил Зәйдулла “Сабадан тагын нинди классикларны беләсең” дип өстәмә сорау биргәч  тә,  югалып  калмады ул. “Узган  ел  кайбер  сәбәпләр белән марафонда  катнашмый  калган  идем. Быел ныклап  әзерләндем һәм үземне 60 катнашучы  арасыннан финалистлар исемлегендә күргәч бик  сөендем.   Йөрәкнең  бер почмагындагы кечкенә генә өмет ноктасы белән   шушы  җиңүне   көттем.  Көндәшләр  дә моңа лаеклы  иде.  Алар көчле булганда  гына  ярышка дәрт арта бит, уңышка тагын бер этәргеч булды”,– дип шатлыгын  уртаклашты Алисә. Энҗе Әхмәтшинага 3нче  урын бирелде.   

Финалистларны “Тәртип” радиосы мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлова  да котлады һәм эфирга чыгу мөмкинлеге биргән сертификатлар тапшырды.

 Раил Гатауллн әйткәнчә, киләсе елга әдәби Сабантуй эстафетасының  кайсы районга тапшырыласы марафонда  катнашучылар саныннан һәм  активлыгыннан  чыгып ачыкланачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев