Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада – алдынгы инициативалы укытучылар форумы

Сабага Казан, Мамадыш, Арча, Чистай, Кукмара, Балык Бистәсе, Теләче, Мөслим, Алабуга, Әгерҗе, Сарман районнарыннан, Чечен Республикасыннан, Пенза, Сочи шәһәрләреннән талантлы, максатка омтылучан, инициативалы укытучылар җыелды.

 

   Бүген районыбызда «ОНИКС-2024» заманча инициативалы укытучылар форумы ачылды. Сабага Казан, Мамадыш, Арча, Чистай, Кукмара, Балык Бистәсе, Теләче,  Мөслим, Алабуга, Әгерҗе,   Сарман районнарыннан, Чечен Республикасыннан, Пенза, Сочи шәһәрләреннән талантлы, максатка омтылучан, инициативалы  укытучылар килде. Форумны сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтү мәктәбе-интернаты  үткәрде. Ачылышы аграр  көллиятнең актлар залында булды. Форумда катнашучыларны Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов сәламләде,  эшләрендә унышлар теләде.

“Киләчәк – сезнең  кулларда.  Укытучыдан башка берничек тә мөмкин түгел. Балалар ничек тәрбиялибез һәм нәрсәгә  өйрәтәбез  киләчәгебез шулай булачак.  Белгәнегезчә,  Россиядә Фән һәм югары технологияләр  елы игълан ителде. Фәнни-технологик үсеш тормышта мөһим роль уйный. Без бу өлкәдә һәрвакыт лидерлар һәм беренчеләр  булырга тиеш.  Бер  көндә генә һәм укытучыларсыз без  моңа ирешә алмыйбыз. Арагызда зур  шәһәрләрдән  килгәннәр дә бар, ә Саба   зур  булмаган торак пункт.  Әмма республика  Хөкүмәте  кайгыртуында   кече авылларда да белем  учакларын   җиһазландырып,  шәһәр дәрәҗәсендә яшәп була икән. Хәтта  яхшырак та.    Нәтиҗәләребез бар һәм алар артында  укытучыларның  тырыш хезмәте ята.  Аларның эшчәнлеге өчен шартлар тудырыла: арендалы  йортлар  төзелә, түләүләр башкарыла, грантлар  бирелә    һәм башка  чаралар гамәлгә  ашырыла”,– диде район җитәкчесе.

Күченеп  килергә теләүчеләрне Сабада эшкә кабул итәргә әзер икәнлеген белдерде. Аннары  сүз Татарстанның атказанган  артисты, Г. Камал исмендәге  академия театры  актеры    Фәнис Җиһаншага бирелде. Ул ораторлык осталыгы буенча  мастер-класс үткәреп форумда  катнашучыларны  чыгыш  ясаганда  каушап  калмау, тавышны  көйләү, сәнгатьле сөйләү серләренә өйрәтте.     

Мәскәү психология-социаль университеты  профессоры, педагогика фәннәре докторы  Вячеслав  Букатов "Заманча дәресләр үткәрүнен интерактив технологияләре" дигән темага чыгыш ясады. 

Форум үз эшен иртәгә аерым  фәннәрне тирәнтен  өйрәнү мәктәбендә дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев