Сабада атларга утырып көрәшү буенча дөнья чемпионаты үтте
1120
0
Күпчелек призлы урыннарны Казахстан җайдаклары алды
Кичә Сабада янәдән атларга утырып көрәшү (Аударыш) буенча дөнья чемпионаты үткәрелде. “Алмакай” ат утары директоры Фәрит Нәбиуллин инициативасы белән оештырылган беренче ярыш узган ел июнь аенда булган иде. Чемпионатта катнашырга Россия төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән – Монголиядән, Казахстаннан, Кыргызстаннан, Үзбәкстаннан килделәр. “Барыбыз да белгәнебезчә, спорт – берләштерүче көч, фән һәм техника кебек алгарыш двигателе. Сез һәрвакыт алгы сызыкта, үз халкыгызның лаеклы уллары. Бар халыклар да үзара тыныч, килешеп яшәсеннәр иде. Планетабыз безгә һәрвакыт мәрхәмәтле булсын иде, ә ул без аңа сакчыл карасак кына безгә мәрхәмәтле булачак. Атта көрәшү спорт безне табигатькә тагын да ныграк якынлаштырсын иде,– диде Фәрит Нәбиуллин ярыш ачылышында ясаган чыгышында.
Чемпионат алты үлчәү (60, 70, 80, 90, 100 һәм100нан югары) категориясендә үтте. “Аударыш”ның кагыйдәсе мондый: махсус мәйданда атка атланган ике җайдак көч сынаша. Көндәшен аттан өстерәп төшергән көрәшче җиңүче була. Өстерәгәндә билгә бәйләнгән сөлгедән генә тартырга ярый. Узган елдагыча, күпчелек 1нче урыннарны Казахстан җайдаклары алды. Ермек Куралбай – 60, Шенгиз Ержанов – 70, Рамазан Галел – 80 килограммга кадәр, Сырам Избасаров 100 килограммнан югары үлчәүдә җиңүче булдылар. Арман Сагынбай да пьедесталның 2нче баскычына (100 кг.) күтәрелде. “Мин татар илендә беренче тапкыр. Нәтиҗәләрем мине бик куандырды. Ярышлар була икән, тагын да килергә мин әзер”, – ди аударышның абсолют батыры, Азиянең – 3, Казахстанның 12 тапкыр чемпионы, Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары җиңүчесе Сырам Избасаров.
Кыргызлар Турдукул Абдрахмановның (100 кг.) Казахстаннан килгән көндәшен җиңеп чемпион калуын озак алкышладылар. Монголиядән Ерболат Женесбек (90 кг.) белән Мектепхан Журагот тантана итте. Башкортстаннан килүчеләргә быел бер призлы урын (Галим Яунбаев, 3нче урын) генә килешергә туры килде. “Без Бөрьян районыннан Сабага гаилә, 3 балабыз белән килдек. Атларны бик яратабыз, хуҗалыкта тотабыз. Чемпионатта минем ирем һәм каената катнаша, Алар өчен җан атабыз”,– диде Гөлфинә Салаватова.
Татарстан данын Россия командасы составында Алик Зиннуров (60 кг.) белән Минтимер Кәримуллин (70 кг.) яклады. Алар призерлар булдылар. Гомумән, “Россия-2” командасында да нигездә татар егетләре иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев