Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада атларга утырып көрәшү (Аударыш) буенча дөнья чемпионаты үткәрелде

Атларга утырып көрәшү стилендәге спорт уенына чит илләрдән, Россия төбәкләреннән җайдаклар килде

 Чемпионат биш  үлчәү (60, 70, 80, 90 һәм 90нан югары) категориясендә үтте.   “Аударыш”ның кагыйдәсе мондый: махсус мәйданда атка атланган ике җайдак көч сынаша. Көндәшен аттан өстерәп төшергән көрәшче  җиңүче була.  Өстерәгәндә билгә бәйләнгән сөлгедән генә тартырга ярый. Ат өстендә утыручы егетләр нык, берсенең дә бирешергә исәбе юк. Җиңәр өчен атның да йөгәнне тотучыны тыңлавы  кирәк. Бахбайлар үз бурычларын тугры үтәде  дияргә  мөмкин.  Башка  милләт вәкилләре дә татар атларында  үзләрен оста тоттылар.

                                                        Казахстаннан  килгән җайдаклар

 

“Бездә ат  спортының күпләгән  төрләре бар. Моннан 20  ел элек ярышлар дәүләт  тарафыннан  финанслана,    яшьләр махсус  профессионал спорт  клубларында, мәктәпләрдә һәм  һәр авылда  шөгыльләнә.  Казахстан    чемпионатлар, халыкара  ярышлар еш  үткәрелә. Сезнең районга  да җиңү омтылышы белән    килдек. Төп  көдәшләребезгә  килгәндә кыргызлар булыр дип  уйлыйм. Башкортларда да ат  спорты  көчле  үсеш  алган. Әзерлекне  ярышлар   күрсәтер”,– диде ат  спорты буенча Казахстанның дәүләт тренеры Нуриян Байбуриев.

Шулай булып  чыкты да. Казахстаннан Даниер Смаилов – 90нан югары, Шенгиз Ержанов – 70 килограммга кадәр үлчәүдә – 1нче, Даулен Ережбаев (80 кг.), Азамат Сергазин (60 кг) 3нче  урыннарны  алдылар.  Нуриян Байбуриев  нәтиҗәләрдән канәгать  икәнлеген белдерде. 

Кыргызлар 3 категориядә – Мунур Улуу (80 кг.), Кумушбек Кыдыралиев (90+), Акыл  Сагынбеков (60 кг.) – җиңүче, Турдукул Абдрахманов (90 кг.) 2нче призер булдылар.   Башкортстаннан  Галим  Янбаев  90  килограмм категориясендә җиңде. Калмыкиядән  Улан Бюрчиев 70тә 2урынны  алды.

                                 Калмык далалары осталары

Татарстан данын  яклаган  Рафил Галиев (60кг.),  Сурамбек Уллу (80 кг.), – пьедесталның 2нче, Самад  Нәбиуллин  (70 кг.), Инсаф Хөсәенов (90 кг.) 3нче баскычына   күтәрелделәр. “Аударыш” батырларына сертификат,  Кубок һәм  медальләрне Кыргызстан парлементы депутаты Канатбек Исаев, Татарстанның  көрәш  федерациясе  башкарма  директоры  Марсель Таһиров тапшырды.

 

(Тулырак "Саба таннары" газетасында  укыгыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев