Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада “Автосессия” бәйгесенең район этабы уздырылды

Бәйгене «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Саба һәм Теләче районнары буенча бүлекчәсе, ЮХИДИ бүлекчәсе үткәрде.

Исеменнән үк аңлашылганча, конкурста махсус урта белем бирүче уку йортлары студентлары катнаша. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм машина йөртүдә Саба аграр көллиятеннән 9 студент үз көчен сынады. Бәйгенең шарты буенча катнашучыны машина йөртү хокукына ия булуына ике ел үтмәскә тиеш . Егетләр башта көллияттә компьютерда ППД билетларын чиштеләр. 20 сорауның барысы да дөрес җавап бирү өчен Даниф Гыйльметдиновка 38 секунд вакыт җитте.

Соңыннан егетләр «Автотранспорт йөртү осталыгы»на сынау үттеләр. Автомәйданчыкта машинаны тукталыш урынына яны, гаражга арты белән кертү, зиг-зиг ясап йөрүдә имтихан тоттылар. Юл-патруль хезмәте инспекторы Фәнзил Нуриев студентларның руль артындагы һәр хәрәкәтен җентекләп күздән кичерделәр.

Җиңүчене ачыклаганда секундлар һәм сантиметрлар да хәл итә. Ике тур нәтиҗәләрен кушып исәпләү Даниф Гыйльметдиновны беренче урынга чыгарды. Роберт Нәжметдинов –2нче, Илмир Фәтхуллин 3нче урында. Аларга ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Марат Гаязов кубок, Грамота, медаль һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Барлык катнашучыларга яктылык кайтаргыч бейсболкалар, кызыксындыру призлары бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев