Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада беренче тапкыр сорау-тәкъдимнәрсез җыен үтте

Бүген район мәдәният йортында Саба шәһәр җирлеге гражданнары район җитәкчеләре белән очрашты.

undefined

Бүген район мәдәният йортында Саба шәһәр җирлеге гражданнары җыены булды. Шәһәр җирлеге башлыгы  Расих Хәсәнов чыгышын күпләр ZOOM конференц-платформасы аша да тыңлады. Төп көн тәртибе сабалыларны 2016-2021 елларда җирлек эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштыруга багышланды. Бу чорда күп эшләнгән. Халыктан җыелган үзара салымга гына да һәйкәлләр ремонтлау, балалар һәм спорт мәйданчыклары төзү, зиратларны, чишмәләрне төзекләндерү, урамнарга вак таш җәю, тротуарлар салу, яктырту буенча 50 миллион сумнан күбрәк эш башкарылган. Биш елда 32381 квадрат метр торак кына төзелгән. Расих Хәсәнов таныштырганча, быел февраль аендагы җыенда бирелгән наказларның да күбесе үтәлгән. “Киров урамына кергəндə уң якта юл уелып бара, шунда бер-ике машина таш салып юлны ишелүдəн туктатып булмасмы икəн” дип язмача күтәрелгән проблеманы комиссия урынга барып өйрәнгән. Ярны ныгыту өчен смета төзелгән һәм конкурска куелган. “Шәт, быел эшләнер”, –диде шәһәр җирлеге башлыгы. Ни гаҗәп, бүгенге җыенда халык залдан да сорау бирмәде, ZOOM аша да тәкъдимнәр алынмады. Соңыннан район башлыгы Рәис Миңнеханов чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев