Сабада диңгезчеләр маршы...
Илебездә июльнең соңгы якшәмбесендә Хәрби-Диңгез флоты көне билгеләп үтелә. Бу дата илебезнең диңгез чикләрен саклаган һәм бүген саклаучыларны берләштерә. Һәм ул бары тик кыю ир-егетләр бәйрәме
Илебездә июльнең соңгы якшәмбесендә Хәрби-Диңгез флоты көне билгеләп үтелә. Бу дата илебезнең диңгез чикләрен саклаган һәм бүген саклаучыларны берләштерә. Һәм ул бары тик кыю ир-егетләр бәйрәме. Чөнки флотка хатын-кызларны алмыйлар. Ә районыбыз Ватан алдындагы бурычларын корабльләрдә, диңгез пехотасында, су асты көймәләрендә үтәгән егетләре белән хаклы горурлана ала. Алар моряклар көнен билгеләп үтүне, гадәттәгечә, хәрби комиссариат каршына җыйналудан башладылар. Байлар Сабасыннан 1975-1978 елларда Кара диңгездә (Севастополь) хезмәт иткән Раиф Низамов та чарадан бер дә читтә калмый. Ул хәрби бурычын “Благородный” эсминецында үтәгән. “Бергә укыган классташым Зөфәр Галиев белән бер көнне киттек һәм беркөнне кайттык. 1976 елда Атлантик океанга чыктык, 6 ай хәрби өйрәнүләрдә булдык. Гвения, Бенин, Ангола илләрендәге Конакри, Котону, Луанда портларына кердек. 1978 елда Урта диңгездә ай ярым сугышчан бурыч үтәдек. Тартус портында булдык. Штормнарга да эләктек, матурлыкны да күрдек. Очрашулар булып торсын. Ул инде канга сеңгән, искә алып сөйләүләре үзе бер гомер бит”, – дип сөйләде ул. Раиф Низамов флоттан кайткач “Сельхозтехника” район берләшмәсендә токарь булып эшләгән әтисен алыштыра. Әле дә станок артында.
Флотта хезмәт иткәннәрне бәйрәмнәре белән хәрби комиссар Фәнис Закиров тәбрикләде. “Үз вакытыгыз да хәрби бурычыгызны антыгыга тугры калып үтәдегез. Хәзер дә дәрәҗәгезне төшермисез. Яшь буынны тәрбияләү эшендә бик актив катнашасыз. Моның өчен барыгызга да зур рәхмәт. Үсеп килүче яшьләргә матрос формалы кешене дә күрү дә зур йогынты чарасы. Күреп торасыз, дөньялар тыныч түгел. Махсус хәрби операциядә моряклар да, су асты көймәсендә хезмәт итүчеләр дә катнаша. Ватан чакыруыннан беркем дә читтә калмый. Алдагы тормышыгызда тынычлыкта яшәргә язсын. Гел шулай аралашып яшәгез. Кирәк булганда башкаларны да, безне ярдәмегездән ташламагыз”,– диде Фәнис Закиров. Саба муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марат Баһманов котлады. Татарстан Республикасының “Диңгез җыены” иҗтимагый оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе Илдус Галиев аның рәисе, якташыбыз Шәүкәт Сөнгатов исеменнән тәбрикләү сүзләре җиткерде. Бүлекнең мәктәпләрдә алып барган эшчәнлеге белән таныштырды. “Очрашулар үткәрәбез, Казаннан офицерлар, оркестр чакырып флот турында сөйлибез. Бүлек әгъзалары һәрберсе билгеле бер вазифа башкара. Район эчендә моряклар белән Фидаил Вакказов җитәкчелек итә, яшьләр эшләре бүлеге ярдәмендә берлектә спорт ярышлары һәм башка чаралар оештыра. Хезмәте югары бәяләнеп, ул “Диңгез җыены” советы исеменнән медальгә лаек булды. Шушы көннәрдә тапшырылачак. Эшне гел уңышлы дәвам итәргә язсын”,– диде Илдус Галиев.
Диңгезчеләр Мәңгелек утка, Әфганстанда хәрби бурыч үтәгәндә һәлак булган сугышчы-интернационалистларга куелган һәйкәлгә, тыл каһарманнары стеласына чәчәкләр салдылар. Бакыйлыкка күчкәннәр хөрмәтенә бер минут тынлык игълан ителде. Аннары диңгезчеләр авылларга чыгып, арабыздан киткән морякларның каберләренә зыярәт кылдылар. Илленче елларда Тын океан Флотында хезмәт иткән легендар урманчы Нургали Миңнехановның Лесхоздагы бюстына чәчәкләр салдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев