Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада этнографик диктант яздылар

Бүген сабалылар район үзәк китапханәсенең укулар залында зур этнографик диктант яздылар.

Халыклар бердәмлеге  көне  алдыннан  үткәрелгән  акциядә 50гә  якын  кеше – мәктәп  укучылары, өлкәннәр  катнашты. “Кеше, гражданин буларак кызыксынып  килдем. Ничек үткәрелә,  кемнәр килә, сораулар этнографиянең кайсы өлкәсенә кагыла, тарихмы, әдәбиятмы – барысын да беләсе  килде”,– диде “Өлкәннәр клубы” җитәкчесе Габит Фәрхетдинов  биремнәрне таратыр  алдыннан. Диктант дигәне 20 федераль һәм 10 төбәк соравы кертелгән 30 биремле тест булып чыкты. А, Б, В, Г вариантларының дөресен 45 минут эчендә  сайлап  алырга  кирәк   иде. Этнография  – халыклар һәм башка этник берләшмәләр яшәшен, аларның  составын,  таралышын, гореф-гадәтләрен, материаль һәм рухи мәдәниятын өйрәнүче тарихи фәнгә кагылышлы  сорауларга бер дә әзерлексез  кешегә дөрес  вариантны билгеләү бик җиңел генә булып чыкмады. Әйтик, мукшы, мари, удмурт, чуваш телләренең  кайсысы фин-угыр телләре  гаиләсенә керми. Тестка җаваплар җыеп  алынса да, диктант аноним язылганлыктан, әлеге  һәм башка  сорауларга кемнәрнең дөрес җавап биргәнлеген әйтеп булмый. Акциядә катнашучылар дөрес җавапларны 10 ноябрьдән  соң  www.miretno.ru сайтына кереп  карый алачаклар.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев