Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада Әфганчыларны искә алдылар

2021 елның  15 февралендә совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарылып беткәнгә 32 ел тулды.

Чит илдә үзләренең интеренациональ бурычын үтәгәннәр арасында 128 Саба һәм Теләче районнары егетләре дә була. Безнең районнан өчесенең Язлы Арташтан Фердинанд Шәйдуллин, Чулпычтан Илфат Зиннәтуллин, Тенекидән Илгизәр Харисовның гәүдәсе табут белән кайта.

Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне уңаеннан район хәрби комиссариатында үткәрелгән чарага 40тан артык Әфган сугышы ветераны килде. Алар алдында башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, хәрби комиссар Фәнис Закиров, Әфганстан сугышы һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының республика ихтимагый оешмасы район бүлекчәсе рәисе Илшат Әхмәтшин чыгыш ясады. Аннан сугышчы-интернационалистлар Әфган сугышында һәлак булганнар истәлеген мәңгеләштергән мемориалга һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар. Хәрби бәрелешләрдә һәлак булган һәм тыныч тормышта арабыздан вакытсыз киткән сугышчан дусларын бер минут тынлык белән искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев