Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

САБАДА – ГЕРМАНИЯ ПРОФЕССОРЫ

Ир-атларның җенес бизләре белән бәйле үзләренә генә хас авырулары булса да, аларны урологка күренергә өйрәтеп булмый әле.

Вакытында табибка бармасаң,  чир үзенекен итә, дәвалау катлаулана. Әле кайчан гына мәни бизе аденомасына операция авыртулы хирургия  алымы булып санала иде. Әмма медицина бер  урында тормый.  Хәзер исә биз тукымасында барлыкка  килгән шешне сидек каналы аша гына кереп алалар. Әмма лазерлы эндоскоп белән эш итү зур тәҗрибә, осталык сорый. Мондый операцияне  республикада беренче булып Саба үзәк хастаханәсендә  ясый башладылар. Моның өчен баш табиб Марат Йосыпов һәм  уролог Рәшит Гыйлаҗевның үзенә дә күп өйрәнергә туры килә. Германиянең Мюнстер шәһәре медицина клиникасында профессор Армин Секкерда тәҗрибә туплыйлар. Инде алар дистәдән артык  уңышлы  операция  ясады, ә үзәк хастаханә тәҗрибә үзәгенә әйләнеп бара. Узган җомгада республиканың төрле районнарыннан килгән хирург, урологлар катнашында “Мәни бизе авыруы. Прос­тата хирургиясендә тулий  лазеры” дигән темага үткәрелгән республика табиблык фәнни-гамәли конференциясе  моның ачык мисалы...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

САБАДА – ГЕРМАНИЯ ПРОФЕССОРЫ

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев