Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада яшь чәчтараш осталары көч сынашты

Саба урта мәктәбе базасында «Оста – Саба» район чемпионатының «Чәчтараш сәнгате» компетенциясе буенча мәктәп укучылары арасында ярыш-бәйге үтте.

 Саба урта мәктәбе базасында  «Оста – Саба» район чемпионатының             «Чәчтараш сәнгате» компетенциясе буенча мәктәп укучылары арасында ярыш-бәйге үтте. Әлеге бәйгедә 30 укучы көч сынашты.

 Конкурс ике этаптан торды. Беренчесендә  балалар теоретик өлеш буенча сорауларга җавап бирделәр. Ә икенче этапта чәчтараш сәнгате буенча осталыкларын  эшләрендә  күрсәттеләр.

Зәвыклы һәм матур булып күренү өчен, пөхтә итеп  чәч  ясый белү бик мөһим.  Мондый бәйгеләр  укучыларга алга таба үсеш өчен искиткеч башлангыч булып тора.

Бәйгенең нәтиҗәсе түбәндәгечә:

5-7 сыйныф укучылары арасында

I урын – Эзмә мәктәбеннән Вахитова Язилә;

II урын – Килдебәк мәктәбеннән Гарифуллина Дарина;

III урын – Мичән мәктәбеннән Зарипова Гаделия.

8 -11 сыныф укучылары арасыннан:

I урын – Шәмәрдән мәктәбеннән Шарипова Азалия;

II урын – Шиңар мәктәбеннән Шайхелисламова Идиллия;

III урын – Саба урта мәктәбеннән Газизҗанова Камилә.

Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев