Сабада иминлек каешын эләктермәгән шоферларны административ җаваплылыкка тарттылар
“Тоннель” – нәтиҗәле чара
Тоннель – юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүчеләрне тоташ тикшерүләр барышында ачыклауны күздә тоткан операция. Сентябрь аенда әлеге чара иминлек каешларын эләктермичә йөрүчеләрне ачыклауга багышланды. Байлар Сабасының Завод урамында ГАИның район бүлекчәсе инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә 75 транспорт чарасын тикшерделәр. Автомобильдә барганда иминлек каешын эләктермәгән 15 йөртүче административ җаваплылыкка тартылды. Шулай җәяүлеләргә юл бирмәгән өчен ике йөртүчегә беркетмә төзелде. Октябрь аенда “Тоннель” операциясе киләсе атна башында үткәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев