Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада "Хаммер" машиналарын ясыйлар

Байлар Сабасында яшәүче Рафыйкь Хадиев үзенең куллары белән 3 ел дәверендә ясаган "Хаммер" машинасының прототибы белән шаккатырды.

Райондашларыбыз бу хезмәтнең нәтиҗәсен 9 май көнне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган парадта күрә алдылар. "Ярты ел буе ясарга микән дигән уй фикерләр белән йөргәч, интернеттан карап, сызымнарын сыза башладым. Барлык детальләрне уз кулларым белән 3 ел буе ясадым. Мондый машиналарны күбрәк Себер якларында аучылар мавыга. Миңа көндәлек тормышта йөрер өчен кирәк булгач, шушындый якты төскә буялган да инде" - диде алтын куллы Рафыйкь Һадиев.

Зөлфәт Галимов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев