Сабада «Мин яратам сине, Россия» хәрби-патриотик  фестивалендә 60 лап бала катнашкан
Район яңалыклары

Сабада «Мин яратам сине, Россия» хәрби-патриотик фестивалендә 60 лап бала катнашкан

Кичә Саба урта мәктәбендә фестивальнең гала-концерты узды.

Төрле номинациядә җиңүче балалар сугыш, патриотизм темасына кагылган җырлар, биюләр башкарды. 
Балалар иҗат үзәге директоры Регина Галимова номинация җиңүчеләрен тәбрикләде. "Беренче тапкыр гына үткәрелүенә карамастан, фестивальгә 60лап заявка кабул ителде. Һәрбер катнашучыга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Киләсе елларга катнашучылар саны тагын да күбрәк булыр, дип ышанып калабыз", - диде ул.


Нет комментариев