Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада подводниклар балаларны, үсмерләрне көрәштерде

Су асты көймәсендә хезмәт итүчеләр көне уңаеннан 2008 елгы һәм алардан яшьрәк балалар һәм үсмерләр арасында көрәш ярышлары үткәрелде.

Сабада моннан  ярты гасыр  элек гамәлгә  куелган Су асты көймәсендә хезмәт итүчеләр көне уңаеннан 2008 елгы һәм алардан  яшьрәк балалар һәм  үсмерләр  арасында   көрәш ярышлары  үткәрелде. Традициягә кергән чарага, гадәттәгечә, дәрәҗәле кунаклар – Хәрби-Диңгез  флоты  ветераннары чакырылган иде. Алардагы матрос тельняшкалары гомер-гомергә  малайларның күзен  кыздыра  торган  кием булып  килә. Бу инде үсеп килүче буынның флот  ветераннары белән аралашуына күпер  салу дигән сүз. Тантаналы ачылышта ТРсы спорт министры урынбасары Алмаз Хөсәенов та катнашты. Башкарма  комитеты аппараты  җитәкчесе  Марат Кәримов  балалар  арасындагы көрәшнең патриотик тәрбия бирү  ягыннан әһәмиятенә басым  ясады. Хәрби  комиссарлар  Фәнис  Закиров та  үсмерләрне һәрвакыт җиңүләргә омтылырга   чакырды.

 Ярышка  Казаннан, Әтнә, Кукмара, Яшел Үзән, Арча, Мамадыш  районнарыннан көрәшчеләр  килде. Барысы да матур  көрәш  күрсәтте, җиңүгә омтылды.

 

Җиңүчеләр һәм призерларны ветеран  диңгезчеләр,  ярышларны оештыруда башлап   йөрүче  Фидаил Вакказов,  флот ветераннары  активистлары Рафаэль Ибраһимов, Мисбах Фазылов, Фәрит Хәйретдинов, Илнар Бәдыйков, Фәрит Шәйдуллов, Роберт Шәрифҗанов, Рушан Мәүлетов, Рамил Мостафин, Илгизәр Яруллин, Хәмит Габдерәкыйпов бүләкләде. Менә алар:

Мәктәпкәчә яшьтәгеләр арасында: Илназ Гатиятов. 2. Әскәр Канәфиев. 3. Раил Шәвәлиев (барысы да  Сабадан).

 25 кг. 1. Камил Нуриев  (Саба). 2. Кәрим Сибгатов (Тимершык). 3. Рияз Халитов (Саба).

28 кг. 1. Артем  Данилов (Кукмара). 2. Делюс Хәйретдинов  (Симет). 3. Илфат Гильман (Яшел Үзән).

34 кг. 1. Инсаф Миңнегалиев (Саба). 2. Раяз Миңнуллин (Арча). 3. Ранил Хаҗиев (Сатыш).

40 кг. 1. Мәүлет Ибәтуллин (Кукмара). 2. Эдуард Минһаҗев (Арча). 3. Айнур Мулләхмәтов (Икшермә).

43 кг. 1. Ильяр Мөхәммәтшин (Әтнә). 2. Илнар Фәттахов (Кукмара). 3. Фәнзил Зиннәтуллин (Саба).

  45 кг. 1. Замир Хәсәншин (Сатыш). 2. Алексей Рассохин (Икшермә). 3. Никита Порфельев.

50 кг. 1. Тимерхан Әхмәтов. 2. Ильяс Искәндәров (Арча). 3. Әнгәм Мөхетдинов (Арча).

55кг. 1. Илмир Габадуллин (Яшел Үзән). 2. Салават Шакиров (Кукмара). 3.  Кәрим  Габделхаков (Яшел Үзән).

 60 кг. 1. Роман Романов  (Икшермә). 2. Айнур Гәрәев (Сатыш). 3. Марат Нуриев  (Арча).

65 кг. Данил Галләмов (Арча). 2. Самат Кәримуллин (Кукмара). 3. Ислам Азизов (Казан).

70  кг. 1. Инзил Ильясов  Яшел Үзән). 2. Данияр Минкәбиров (Саба). 3. Кәрим Фәттахов (Саба).

70 кг.нан югары.1. Быелгы Россия чемпионы Ислам Искәндәров (Арча). 2. Искәндәр Шәмсиев (Сатыш). 3. Илшат Ибраһимов (Симет). Казаннан Ранил Фазылов җиңүгә омтылыш, Әтнәдән Ильяр Мөхәммәтшин гадел  көрәш  күрсәткәннәре, Тимерхан Әхмәтов иң  яхшы техник  алым, Сабада Раил Гыйльметдинов  тамашачы мәхәббәте өчен статуэткалар белән бүләкләнделәр. Ин яшь корэшче Ислам Әскәров та (Саба) истәлек призы  алды.

Командалар арасында  “Икшермә” –3нче,  “Сатыш” – 2нче, Саба  көрәшчеләре 1нче  урынны  алды. Ярышның  спонсорлары – “Сабагро”җәмгыяте, “Кәеф бар” кафесы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев